Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Коткарыгыз, без исән»: ярдәм көтеп ала алмыйча, Төркиядә үлгән россиялеләр

Алар үз йортларының бетон стеналары астында 3 көн яткан. Бу хакта MSK1.RU яза.

news_top_970_100

Төркиядә җир тетрәүдән соң инде берничә көн җимерекләрне чистарту бара, анда дистәләрчә мең кешеләр зыян күрде һәм үлде. Катастрофадан аеруча зур зарар күргән Хатай провинциясендә әле һаман да җимерекләр астыннан җирле халык гәүдәләрен табу дәвам итә. Бу хакта MSK1.RU да Вера Борисова яза.

Төзелеш плитәләре һәм тырпаеп торган тимерләр арасында 11 февраль иртәсендә 4 кешелек Россия гаиләсен тапканнар. Ирина һәм Аталай балалары белән бергә җимерекләр астында 3 көн яткан. Хатайдан ерак булмаган Антакьядагы йортлары җимерелгән. Алар белән бергә Аталайны әти-әниләре дә булган, зур уллары аларны тартып чыгара алган, башкаларны – юк.

MSK1.RU бу гаиләнең дуслары һәм якыннары белән сөйләшеп, аларның ни өчен Төркиягә килүләре һәм Россиядә ни белән шөгыльләнүләре турында белеште.

«Мәскәү-Ситины төзеде һәм үзенә хатын тапты»

Аталай Эретли – тумышы белән Хатайдан. Ул Ирина белән үзе эшләгән төрек төзелеш компаниясе Россия партнерлары белән хезмәттәшлек итә башлагач таныша.

Элекке хезмәттәше Хюсен сүзләренә караганда, Аталайның туган абыйсы «Ренессанс Констракшн» директорларының берсе булган. Нәкъ менә шуңа күрә ул Россиягә күчеп килә. Һәм шунда булачак хатынын очрата. Мәскәүдә алар 6 ел яши.

– Без аның белән монда – Мәскәүдә бергә эшләдек. «Ренессанс-Констракшн» төрек компаниясендә («Мәскәү-Сити» манараларын проектлау һәм төзү белән шөгыльләнүче төзелеш компаниясе. – ред. искәрмәсе). Без Төркиядән килдек, безне монда эшкә чакырдылар. Монда эшли башладык, рус хатын-кызлары белән таныштык. Аталай Иринаны 2013 елда очратты. Алар 3 елдан өйләнештеләр. Берничә ел элек 2 малайлары туды, – дип якын дусты һәм хезмәттәше гаиләсе турында сөйләде Хюсен.

Аталайның элекке хезмәттәше аның нинди кеше булганлыгын сөйли. Алар, бергәләп, «Мәскәү-Сити» комплексында «Эволюция» манарасын проектлаганнар, Мәскәүдә генә түгел, Санкт-Петербургта да эшләгәннәр.

«Ренессанс-Констракшн»нан соң, ул «Йәнигүн» һәм «Эста Констракшн» кебек эре төзелеш компанияләре белән хезмәттәшлек иткән.

– Ул бик әдәпле, тыныч, игелекле кеше иде. Аның шаяртуын ярата идем. Күптән түгел аның белән аралашып алдык, хәлләрен белештем. Аталай зур һәм матур гаилә турында хыяллана иде. Шундыйны тапты да. Уллары Дениз һәм Тимур шундый сөйкемлеләр иде. Ләкин язмышлары башкача булган икән, – дип сөйли элекке хезмәттәше.

«Үз өйләре турында хыялландылар»

Хюсен сүзләренә караганда, Аталай берьюлы йорт та, гаилә дә, мәхәббәт тә тели торган «идеалист» була. 35 яшьлек ир-атның киләчәккә планнары күп булган.

– Ирина белән Аталай үз йортларын сатып алырга хыялландылар, – дип искә төшерә гаилә дусты. – Мәскәүдә алар Ира белән фатир арендалап тордылар. Аталайның һәр эштә дә иң шәбе буласы килә иде. Туганы эре төрек компаниясе җитәкчесе дип, аның беркайчан да үзен тәкәббер тотканы булмады. Киресенчә, гади кеше. Елар өчен безнең хәтта күз яшьләре дә калмады инде.

Төрек егетенең элекке хезмәттәше әйтүенә караганда, җимерекләр астыннан Аталайның әти-әнисен тартып чыгара алганнар. Алар хәзер хастаханәдә икән.

– Әтисе белән әнисе хәзер реанимациядә. Хәлләре авыр. Туганнары, хәлләре тагын да начарланыр, дип куркып, аларга әле берни дә әйтмиләр. Иринаның туганнары барысы турында Интернеттан укып белгәннәрдер, дип уйлыйм, – ди Хюсен.

«Хатайда ситуация хәзер бик куркыныч, мәетләр күп. Үлүчеләр, кимендә, 100 мең кеше булыр, дип уйлыйбыз»

Хюсен, гаиләнең якын дусты

«Коткарыгыз, без исән!»

Җир тетрәүдән соң 3 көн узгач, Иринаның, Аталайның һәм улларының мәетләрен табалар.

Беренче көннәрне элемтә югала. Якын гаилә дуслары аларга шалтыратырга тырыша, ләкин барып чыкмый.

– Элемтәне ялгауга, Ирина: «Коткарыгыз, без исән», – дип язды. Ләкин техника аз иде. Аларны тартып алырга җитешмәдек. Алар бетон стена астында булганнар, ярдәм сораганнар. 1 минут эчендә берьюлы 7-8 йорт шартлады, ә төзелеш краннары барысына да җитми. Ира җир тетрәгәнен күреп алып, бәләкәй улы янына йөгергәндер, ә Аталай бүтән бүлмәдә булгандыр, дип уйлыйбыз. Аларны төрле урыннардан таптылар,– дип сөйли Хюсен.

Аталай һәм Ирина Төркиянең аеруча зур зыян күргән Хатай районыннан ерак яшәмәгән. Өйләренә иртәрәк кайтып китәргә уйлаганнар, ләкин бәләкәй уллары чирләп киткәч, билетларны кире тапшырганнар. Уллары терелеп беткәнче, 1-2 көнгә калып торырга булганнар.

– Аталай, аның гаиләсе мәрхүм булды. Алар әле 2 көн исән булган, ләкин аларны коткарырга килмәгәннәр. Бүген аларның өйләренә үтеп керә алмадык. Аларның Дениз һәм Тимур исемле 2 уллары бар иде. Берсенә – 4, икенчесенә 1,5 яшь. Хатынына – чама белән 30 яшьләр тирәсе. Алар Төркиягә әти-әниләрен күрер өчен генә килгән иде. Аталайның ял вакыты иде, – дип сөйләгән MSK1.RUга үлгәннәрнең дуслары Корай Кайи.

Корай Кайи сүзләренә караганда, коткаручылар Аталай һәм Иринаның үлүе турында туганнарына иртәнге сәгать 5 тирәсендә хәбәр иткән.

– Без алар белән бер районда яши идек. Аталай – миңа туган кебек якын кеше. Иртә белән аның абыйсы белән сөйләштем. Туганнарына бу гаиләнең үлеме турында хәбәр иткәннәр, – дип бүлеште Аталайның дусты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100