Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Коткаручылар кулында үлде». 12 яшьлек кызны, 4 көн эзләгәч, чокырда тапканнар

news_top_970_100

Ульяновск өлкәсенең Николаев районы Славкино авылында 12 яшьлек Яна югала. Аны 4 көн эзлиләр. Баланы чокырда табалар, һәм ул коткаручылар кулында үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

4 тәүлек йөзләрчә кеше урманда көн-төн баланы эзли. Бала табылгач зур сөенеч була – тик ул озакка бармый, кыз үлә.

Ульяновск шәһәреннән 250 км ераклыктагы зур булмаган авылда яшәүче бала 12 майда югала. Ул инвалид була. Урынга якын-тирәдәге бистәләрдән, Ульяновскидан битараф булмаган кешеләр җыела, алар баланы эзләшә. Аннары Самара, Саранск, Пенза, Мәскәү волонтерлары да килеп җитә.

Урманнарны, сазлыкларны, чокырларны карап, 2000 км чамасы юл узалар. Славкино авылындагы штаб көн-төн эшли. Иске мәктәп бинасында күптән бу кадәр кеше булганы юк иде, диелә хәбәрдә. Биредә Тикшерү комитеты, полиция вәкилләре, волонтерлар, күпләре гаиләләре белән була.

«Һәр төркемдә кыз кеше булырга тиеш. Ул урманда баланы хатын-кыз тавышы белән, әнисенекенә охшатып, өйгә яки ашарга чакырырга тиеш. Аны куркытмас өчен, бик каты кычкырырга да кирәкми. Бер-береңнән 1 метр ераклыкта йөрисе, бер таш, бер агач та каралмый калмаска тиеш. Курыккан кыз бала шунда качып торырга мөмкин. Без сезнең күзләрегезгә ышанабыз», – дип аңлаткан эзләүчеләргә волонтер-инструктор кыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100