Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Коткару могҗиза булды». Уфада сигез айлык бала уенчык йоткан

news_top_970_100
«Коткару могҗиза булды». Уфада сигез айлык бала уенчык йоткан
"Татар-информ" архивы

Уфада 8 айлык бала «лего» детален йоткан һәм чак кына үлми калган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

8 айлык баланы «Ашыгыч ярдәм» табиблары коткарып калган. Уфа фельдшеры әлеге вакыйга турында социаль челтәрләрдә язган. 

Аның сүзләренчә, баланы коткару тарихы могҗизага охшаган. «Ашыгыч ярдәм» бригадасы башка чакыру буенча килә. Алар температурасы күтәрелгән кешегә ярдәм итәргә тиеш була. Табиблар китә башлагач, алар янына башка йортта яшәүче ир-ат йөгереп килә. Ул ярдәм сорый. Ир-ат баласының уенчык йотуын һәм буыла башлавын сөйли.

«8 айлык бала вак детальне тапкан һәм авызына капкан да сулыш алган. Уенчык сулыш юлларына киткән. Без килгәндә, анасы баланы аякларыннан тотып селки иде. Ул бәрәңге капчыгыннан койган кебек селкеп чыгарырга маташкан. Мин баланы анасыннан алдым да ярдәм күрсәтә башладым. 20 секундтан уенчык чыкты. Бала кычкыра башлады. Әнисе белән әтисе елады. Бар да яхшы булды. Безнең бригада якында булуы ярдәм итте», – ди фельдшер.

Табиб күкрәк баласы азык яки башка предмет белән тыгылса, аны аягыннан селкергә ярамавын әйтә. Бу очракта баланы башы белән аска төшереп җибәрү куркынычы бар, башы имгәнергә мөмкин, ди ул.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100