Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көтелмәгән хәл (Кәрим Кара)

«Ак юл» газетасы журналисты Вәли Галиев кунак җыйды. Үзенә күрә саубуллашу табыны иде бу.

news_top_970_100

Кунаклар күп түгел иде. Бер бүлмәдә утырган коллегалары Мирсәетов белән Хәмзин һәм аларның хәләл җефетләре. Бу гәзиттә яңарак кына эшли башлаган иде Вәли, шуңа да башка хезмәттәшләре белән ныклап танышырга да өлгермәде. Гомумән, соңгы арада эш урынын еш алыштырды Галиев, кайда да җигелеп эшли алмады. Аның уенча, иптәшләре дә, түрәләр дә аның язмаларына тиешле бәя бирә алмадылар, аның талантына көнләшеп карадылар. Бердәнбер кеше – хатыны Гөлия генә аның язганнарының әйтеп бетергесез кыйммәткә ия икәнлегенә чын күңеленнән ышана иде.

Кунаклар көттермәделәр, нәкъ вакытында килеп җиттеләр. Бушлай ашап-эчеп, кәеф-сафа корып утыруга кем каршы булсын? Беренче чәркене күтәрер алдыннан Вәли аягүрә басып, кыскача гына табын коруның сәбәбен аңлатып китте.

Хәзерге вакытта авыр вакытлы матбугатта эшләүләре. Үзегез беләсез, эш хакы тиеннәр белән чутлана, гонорарлар юк дәрәҗәдә. Шуңа өстәп һәр журналист югарыдан басым тоя. Теләгән темаңа алына алмыйсың, үз фикерләреңне белдерергә хокукың юк. Нинди иҗат эше инде бу? Тыным кысыла минем бу хезмәттә, йөрәгемне тап баса. Вакытында котылырга кирәк, дигән карарга килдем. Хатын белән авылга күченәбез, бер дигән кирпеч өй буш тора. Күңел өчен тавык-үрдәк асрарбыз, кәҗә алырбыз. Аның сөте бик файдалы, диләр. Әмма иң мөһиме – тынычлыкта җәмгыятьне кузгатырлык, күңелләрне тетрәтерлек берәр китап язармын дип уйлыйм. Авыл шартлары бик тә кулай иҗат эше өчен...

Көтеп түземлеге төкәнгән Мирсәетовның йөзенә ясалма елмаю җәелде.

Дөрес фикер йөртәсең, коллега. Шәһәр ыгы-зыгысында телгә алырлык җитди әсәр язып буламыни? Мин үзем дә барысын ташлап авыл тормышын сайлар идем, тик балалар мәктәпкә йөри, хатынның эшен югалтасы килми, фатир да шәһәр үзәгендә. Ә син яз, яз! Без түземсезлек белән көтәрбез иҗат җимешеңне.

Үзе эчтән генә: «Язарсың, пычагым ! Ике сүзне кушарга белмисең, үзаллы бер фикерең юк. Тизәк каерып ятарсың әле. Монда һава пычратып йөрмәссең», – дип уйлады. Хәмзин дә сүзез калмады:

Авылда шәп инде ул, саф һава, натураль продукт, гел витамин гына ашыйсың. Иҗат уңышлары сиңа, коллега, – дип чәркесен чәкештерергә сузды. Аның да күптәннән тамагы кыткылдап утыра иде.

Ләкин язмаган икән ул чәркене тыныч күңел белән күтәрүләр. Инде барысы авызга алырга җыенганда ишектәге кыңгырау чылтырады. Ир-ат эчтән генә аты-юлы белән сүгенеп, савытларны кире өстәлгә утыртырга мәҗбүр булды.

Ишеккә таба киткән Вәли шактый вакыт булып кире керде. Йөзе киндердәй агарып киткән иде талант иясенең, кулына саллы гына дипломат тоткан.

Ни булды соң, куянкаем? – дип хатыны каршы атлады аңа.

Бер ак халатлы адәм... Мин күршеләргә бер-бер хәл булдымы әллә дип ишекне ачтым инде. Ә бу күзләрен зыр-зыр әйләндереп миңа бу дипломатны суза. «Сакла!» – ди. Шулай диде дә орды-бәрде баскычтан түбәнгә ташланды. Нидер ачыкланыр дип, бераз ишек төбендә көтеп тордым әле мин. Шылт иткән тавыш юк. Менә дипломат. Аңламыйм, – дип дипломатны идәнгә куйды да Вәли аптырашка калып шул әйбергә текәлде.

Арада олырак булган Хәмзин шунда ук эшнең нидә икәнен аңлап алды. Һичшиксез, шартлачкыч бу чемоданда! Хәзер дөньяны террористлар басты бит. Бу турыда телевизор-радиодан да әйтеп торалар, гәзитләрдә язалар. Автобуска кереп утырып өлгермисең, шофер тирә-ягыңа каранып, мина салынган пакет эзләргә боера.

Шартлый! – диде дә Хәмзин яшен тизлегендә идәнгә сузылды. Паника – бик йогышлы чир бит ул. Аның артыннан башкалар качарга почмак эзләделәр. Мирсәетов саллы кәнәфи артына туңкайды, хатыны аның артына ялбыр башын терәде. Биш йөз сум биреп эшләткән прическадан берни калмады. Вәли хатынын дипломат ягында калдырып, аның аркасына качты. Ни дисәң дә, ул таланты белән кадерлерәк җәмгыять өчен, ә хатын табыла торган мал.

Озак кына яттылар алар күзләрен чытырдатып йомып. Ни гадәттер инде ул, берәр куркыныч туса, адәм баласы күзләрен чытырдатып йома. Ичмасам, күзләрем күрмәсен диме?

Арадан батыррак булган Мирсәетов беренче булып башын күтәрде, аннан торып басты. Кул астындагы чәркәсен йотып куйган иде, бөтенләй шәпләнеп китте.

Торыгыз, торыгыз, учебная тревога, - дип авыз ерды. Әмма башкалар һаман шикләнәләр иде билгесез әйбердән.

Нигә генә килдем инде? Ишу, күрше хатынының алтыннарын алып торган булдым бит әле, – дип самакларга тотынды Хәмзиннең хатыны.

Шәпле булгач, ач шул тартманы, - дип тавыш бирде Вәли. Тәки авылга китә алмам ахрысы, дип боегып калган иде ул. Мирсәетов ни тагын бер чәрке салып эчте дә дипломатны өстәлгә куеп, чылт-чылт йозакларын ачты. Капкачын каерган иде – күзләре шар булды: чемодан тулы акчалар иде! Безнекеләр дә түгел, Америка долларлары! Сизми дә калды, кулы ничектер җайлашып бер пачка акчаны түш кесәсенә шылдырды. Бу вакытка хуҗа да аякланды.

Ходавәндә, бу ни була? - дип чәчләрен учлады ул. Башкалар да торып, аны тирәләп бастылар. Гөлиясе шатлыгыннан төелеп, иренең муенына асылынды. Ә кунаклар кара янып чыктылар. Бу мәхлүккә юләрлеге өчен бирелдеме икән бу байлык диештеләр эчтән генә. Юләрләргә һәрвакыт уңыш юлдаш була бит ул. Моның бар халыкларның әкиятләре борыннан исбатлыйлар. Ал Иван-дуракны, ал Шомбайны, күп инде санап китсәң...

Йөрәге сикереп чыгардай типкән Вәли дипломатны шкаф эченә шудырып, кунакларын өстәл янына чакырды. Тагын чәркесен тотып торып басты ул. Шулай инде, иҗат кешеләрен ашатма син, ә сөйләргә ирек бир.

Нәрсә ул авыл ? – дип башлды Вәли. - Авыл ул караңгылык, пычраклык, наданлык, эчпошыргыч бертөрлелек почмагы. Адәм баласы үзе теләп шул тәмугка барып керергә тиешме? Әлбәттә, юк! Мин дә китабымны берәр чит ил ял йортында, я Карловы Вары да, я Таитида язармын дип уйладым әле. Сез ничек дисез?

Браво,браво, акыллы кешедә – акыллы фикер, – дип чәпәкәй итәргә тотынды Хәмзин. Ярамсыкланып моннан берәр файда чыгарып булмасмы дигән уй килгән иде аның башына. Чучкадан бер кыл булса да ...

Тагын дәррәү торып кына басканнар иде, ишек кактылар. Кагу шул кадәр көчле иде ки, бүлмә уртасындагы люстра коелыр дәрәҗәгә җитте. Кобарасы очкан Вәли тагын ишеккә таба китте. Бу юлы тиз борылды, аның белән шкаф киңлек бер әзмәвер дә бар иде.

Кайда чумадан? – дип күз йөртте ул бүлмәдәгеләргә. Аның каршыннан Мирсәетовның хатынын очкылык тота башлады, Хәмзиннеке егылудан урындык башына тотынып кына калды. Җавап ишетмәгәч, теге бәндә бала башы зурлык йодрыгын селеккәләп әмер бирде.

Тезелеп бастык өстәл тирәли! Кайда?!

Беренче торган Мирсәетов чатнатып җавап бирде. Кеше акчасы өчен ул нигә зыян күрергә тиеш соң әле? Шкаф дипломатны алып өстәлгә куйды, берсенең җитмәгәнен күреп алды.

Ха! Хәзер шмон була сезгә, гавриклар!

Тентүне хатын-кызлардан башлады ул. Көрәктәй кулларын тегеләрнең йомшак җирләрендә йөрткәләде, бер уңайдан алтын бизәнү әйберләрен салдырып кесәсенә сала барды. Ниһаять, чират Мирсәетовка җитте. Аның кесәсеннән акчалар килеп чыккач, теге күзләрен алартып, хөрмәтле кешенең борынын ике бармагы арасында шулай каты кысты ки, хәтта Мирсәетовның күзләреннән яшьләре бәреп чыкты.

Сал кәчтүмеңне, анысы начар уйларың өчен хак булыр, – дип йомшара төште әзмәвер.

Шкаф дипломатны алып чыгып китте, ләм-мим сүз эндәшкән кеше булмады. Барысының да кәефе кырылган иде. Кунаклар мыш-мыш киенделәр дә, кайтырга ашыктылар.

Галиев авылга яшәргә күчте. Әмма хыялында йөрткән китап никтер язылмады. Өстәл артына утырып уйларга бирелә, шунда ук каршысына теге әзмәвер килеп баскандай була, яисә акча тулы дипломат күзалланып, уйларын бөтенләй икенче тарафларга алып кереп китә...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100