news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көтелмәгән видео: Филүс Каһиров КВН сәхнәсендә Уразова булып кыланып, кеше көлдергән

news_top
Көтелмәгән видео: Филүс Каһиров КВН сәхнәсендә Уразова булып кыланып, кеше көлдергән
Фото "Татар-информ" архивыннан

Татарстанның «алтын тавышы» Филүс Каһировның үзенә хас булмаган чыгышы төшерелгән видео таралды. Бу күренешне блогер Лесная – Олеся Дмитриева видеога төшергән.

Тамашачы җырчыны җитди һәм күбрәк классик җырлар башкаручы буларак күрергә күнеккән. Әмма социаль челтәрләрдә сирәк кенә күренгәли торган видеоларда аның шактый шук, шаян һәм мәзәкләр сөйләргә оста булуы күренә. Шулай ук җырчы ясаган пародияләр дә шәп килеп чыга. Блогерның камерасына нәкъ шул мизгел эләккән.

Видеода күренгәнчә, җырчы кичә татарча КВНда катнашкан. Ул анда Гүзәл Уразова белән Элвин Грейның «Красивая, хороший» җырын башкара һәм Радик Юльякшинның хәрәкәтләрен кабатламакчы булып, кызып китә. Филүснең кыланмышлары баш тамашачының күңелен күтәргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар