Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көтелмәгән шалтырату: «Әниемә начар! Тизрәк килегез!»

news_top_970_100

Мин – табиб. Еллар дәвамында минем практикада төрле вакыйгалар булды. Моңсу да, шатлыклы да, кызыгы да бар иде. Хәзер иң күңелгә кереп калганы турында сөйлим.

Бу хәл эшли башлаганда булды. Ул чакта, медицина институтын тәмамлап, үзебезнең районга эшкә кердем. Мин тузган бинада эшләрмен дип күзаллаган идем, тик яңа гына төзелгән медицина учреждениесендә эшләячәгемне аңладым. Алланың рәхмәте!

Коллектив мине ачык йөз белән каршы алды. Мин бәхетле идем! Беренче атнада әллә ни эш юк иде, гәрчә пациентларны төнгә кадәр кабул итәргә туры килсә дә. Җомга көнне гадәттәгедән иртәрәк эшкә килергә булдым.

Мине бөтенесе тарткалый башлаганчы, тыныч кына кәгазьләрне тәртипкә китерергә теләдем. Прием башланырга тагын бер сәгать бар, шуңа күрә шәфкать туташы Лилия әле килмәгән иде. Үз эшемә керешкәч, көтмәгәндә, телефоным шалтырады.

Мин трубканы күтәрдем һәм тыны кысылган малай тавышын ишеттем:

Рөстәм абый! Минем әниемә начар! Сәйдәшев урамы, 11 нче йорт. Тизрәк килегез!

Нәрсә булды?

Ул – үлә!

Нигә үлә? Аның белән нәрсә булды? Ашыгыч ярдәм чакырыгыз!

Өйдә беркем дә юк, мин генә, ә апам әле кайтмады, – дип җавап бирде малай.

Бу мизгелдә элемтә өзелде. Мин өстемә халат элдем дә малай атаган адрес буенча ашыктым. 15 минуттан соң мин инде урында идем. Өйнең ишеге ачык.

Мин кычкырып сорадым:

Табиб чакырттыгызмы?

Ләкин җавап бирүче булмады. Мин эчкәрәк үттем һәм бүлмәдә хатын-кызны күрдем. Ул караватта башын бераз аска төшереп ята иде. Йөзе буталчык кара чәчләр астында яшеренгән.

Аның кулын тоттым. Салкын. Идәндә таблеткалар чәчелеп ята. Шуннан мин бу хатын-кызның күп дарулар эчкәнен аңладым.

Әйе, миңа әле үз-үзенә кул салучылар белән эш итәргә туры килгәне юк иде. Санаулы минутлар гына калган. Почмакта яткан телефонны күреп алдым да ашыгыч ярдәм чакырдым. Бригаданы көткәндә, беренче ярдәм күрсәтә башладым. Ашыгыч ярдәм бик тиз килде.

Мин табибларга хатын-кызның дару дозасын бутаганын һәм, моны вакытында аңлап, миңа шалтыратырга өлгергәнен әйттем.

Мин моны ул хатынны психиатрия хастаханәсенә җибәрмәсеннәр өчен эшләдем. (Ул вакытта үз-үзләренә кул салучылар белән сөйләшү кыска иде.)

Хатынны өйдән чыгарганда, кызыксынучан күршеләр машинаны урап алган иде инде.

Табиб, ул исәнме? – дип сорады әби.

Савыгачак.

Карчык авыр сулап куйды.

Наиле үз янына чакыра инде аны, башка аңлатма юк бу хәлгә. Аның улы суда батты бит. Тиздән аны җирләнгәнгә бер ай була.

Аның әле тагын балалары бар бит. Кыз һәм малай.

Әби башын чайкады:

Әйтеп тә куясыз инде. Аның башка балалары юк, ул берүзе иде.

Алайса, миңа кем шалтыратты соң? Малай нинди апасы турында сөйләде? Озак уйланып торырга вакытым юк иде, һәм мин тизрәк поликлиникага ашыктым. Биш минуттан прием башланасы иде.

Рөстәм Галиевич, сез кая югалдыгыз? – дип сорады Лилия. – Мин инде берәр нәрсә булмагандыр бит дип борчылдым!

Мин аңа барысын да сөйләдем.

Мин ул гаиләне беләм, – диде Лилия, кашын җыерып. – Гөлназ исемле хатын ул. Бик яхшы апа. Аларның ире белән шактый озак вакыт балалары булмады. Ә малайлары тугач, бик кадерләп үстерделәр. Теләгән әйберен алдылар, бернәрсәдән дә баш тартмадылар. Артык ирек биргәнгә күрә, су коенырга җибәргәннәр инде. Мескен ата-ана. Ни өчен аларга шундый кайгы?!

Шәфкать туташының тавышы калтырап куйды.

Рөстәм Галиевич, ә сез ничек безнең поликлиника белән тоташмаган телефонны куллана алдыгыз? Аның бит чыбыгы әле тоташтырылмаган.

Шәфкать туташы телефонны күтәрде, һәм шул вакытта гына мин аның бер генә чыбыгы да булмавын күрдем. Аптырап калдым. Димәк, эшләмәгән телефонга үлгән малай шалтыраткан?

Көне буе юньләп эшли алмадым. Башымда шикле уйлар әйләнде. Нинди малай шалтыратты соң миңа? Ничек ул сөйләшә алды минем белән, әгәр ул исән булмаса? Үземә табиб кирәк инде ахрысы...

Икенче көнгә Гөлназ янына юл тоттым. Аның хәле яхшырган булса кирәк. Аның белән палатада ире дә бар иде.

Табиб, рәхмәт сезгә! – диде ул. – Сез булмасагыз, минем Гөлназым исән калмас иде.

Ә хатын, битарафлык белән, карашын тәрәзәгә борды.

Сез ничек өйгә керә алдыгыз? – дип, тыныч кына җансыз тавыш белән сорады аннары.

Мин гадәти булмаган шалтырату турында сөйләдем.

Мине улым коткарган инде...

Мин хатынның кулыннан алдым:

Карагыз әле, улыгыз сезнең яшәвегезне тели! Югыйсә, ул мине чакырмас иде! Малаегыз хакына яшәгез! Бәлки, сезнең әле балаларыгыз булыр, чөнки ул миңа апасы барлыгы турында сөйләде.

Юк, табиблар минем башкача балаларым булмаячак, диделәр, – Гөлназ стенага таба борылып ятты һәм елый башлады. Мин палатадан чыктым.

Башка аның хәлен белергә килмәдем, чөнки ул мине күрүгә бик шат түгел кебек тоелды.

Бу хәлне озак вакыт оныта алмадым. Кешедән генә аларның күчеп киткәннәре турында белдем. Биш ел буе алар турында бернәрсә дә ишетмәдем.

Кышкы көннәрнең берсендә кабинет ишеген шакыдылар.

– Әйе, керегез, – дип җавап бирдем. Күтәрелеп карасам, Гөлназ һәм аның тормыш иптәше килгән.

Гөлназ безнең соңгы очрашу вакытындагыга бөтенләй охшамаган. Ул сизелерлек яшәргән һәм йөзендә елмаю балкып тора. Бер кулы белән йөкле корсагын сыйпый, икенчесе белән бер кызны җитәкләгән.

Бу – безнең кызыбыз.

Кызчык Гөлназның итәгенә капланды. Хатынның күзләре бәхеттән балкып тора иде.

Ул миңа гомерен коткарып калганым өчен рәхмәт әйтергә килгән.

Сез булмасагыз, мин хәзерге кебек бәхетле булмас идем. Сезнең сүзләрегез минем йөрәгемә үтеп керде, һәм без ирем белән балалар йортына бардык. Кызыбыз безне ишек төбендә көтеп тора иде. Шул мизгелдә мин улымның ни өчен үләргә рөхсәт итмәвен аңладым. Ә соңыннан могҗиза булды, – диде Гөлназ, корсагына карап.

Шул вакыттан бирле күп еллар үтте, ә мин һаман шул малайны искә алам. Ни өчен ул әнисен коткаручы итеп мине сайлаган икән?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100