Ашыкмый гына Казан урамнары буйлап бара иде Рәшит. Ашыга торган кешеләрдән түгел иде ул. Монда адым саен камера, юл хәрәкәтен бозып, штраф өчен акча чәчәргә җыенмый иде ир. Аннан соң, машинасын да быел гына алды. Ничә симертелгән үгез кереп киткәндер әле. Тир белән табылган акчалар...
Син саклансаң да, юл буенда кагыйдә белмәгән юньсезләр тулып ята бит ул. Бер тын гына урамда, юллар аермасында, куәтле чит ил машинасы очып чыгып аның машинасының фарасына килеп бәрелде. Пластмассадан гына эшләнгән бампер коелып төште. Күз аллары караңгыланып китте Рәшитнең. Елардай булып кабинасыннан чыгып басты ул, авызына тәмәке кабып, машинасын тирәләп әйләнде. Дә-ә, шактый ремонт кирәк булачак моңа, егерме меңдә генә калса.
Аварийкасын кабызып куеп, каршысында тукталган джипка таба юлланды ул. Киң тәрәзә аша утырган урыныннан бер чәчбикәнең кемгәдер телефоннан шалтыратуын шәйләп алды. Хатын-кыз гына шундый тыныч урамда юлга сыймый инде ул. Нигә шуларга права бирә торганнардыр. Маймыл кулына граната тоттыру белән бер бит инде бу. Менә телвизордан сөйләгән булалар, фәләнчә юл фаҗигасе булды, шул кадәресе зыян күрде. Иманы камил Рәшитнең, тугыздан ун авариядә хатын-кыз гаепле була. Шуларга руль артына утыруны тыйсалар, бермә-бер кимер иде бәрелешләр.
Тирә-якка караштыргалап, тегенең сөйләшеп бетергәнен көтеп торды Рәшит. Ниһаять, чәчләре буялган, бите-башы иннек-кершәнгә баткан, сыланып торган киемнәр киеп куйган, озын ботлы яшь кенә кыз асфальтка чыгып басты. Чибәр иде дә соң каһәрең, бер кашыкка салып йотарлык. Моңа матурлыгы өчен генә бу ише аварияләрне гафу итәрлек. Әмма Рәшит андый кеше түгел инде...
Теге фәрештәгә якынлашып, Рәшит дорфа гына сүз кушты:
Мин полициягә шалтыратам, китәргә уйлама.
Теге танкка тиң джипка берни дә булмаган иде. Бары тузаны сөртелгәндер төртелгән җирендә.
Шулчак теге кыз телгә килде:
Биш минуттан ирем килеп җитә. Чак кына сабыр итеп шалтыратмый торыгыз инде, зинһар.
Таныш тавышны ишетеп, Рәшит бу чибәркәйгә игътибарлабрак карады. Карады да артына утыра язды. Аның каршында беренче хатыны Гөлсара басып тора иде!
Гөлсара? – диде ул үз күзләренә ышанмый.
Әйе мин, – диде тыныч кына ханым. - Бәлки, каядыр шалтыратып тормассың, аерылышырбыз тыныч кына. Үткәннәр хакына...
Күкерт кебек кабынып китте Рәшит. Акча дигәндә түбә чәчләре үрә тора иде аның. Һәр тиенне эшләп таба ич ул!
Шту син, – дип тавышын күтәрә төште ир. - Өр-яңа машина. Ремонт өчен миңа күпме түләргә кирәк, беләсеңме?..
Ханымның башка сүз куертырга исәбе юк иде шикелле. Ул Рәшиткә артын борылып басты, тагын телефонын кулына алды. Ә Рәшит йотлыгып таныш та, шул ук вакытта таныш та булмаган сынга карап сокланды. Чынлап та, бу нур чәчеп торган зат аның хатыны булдымы икән кайчандыр?..
Шулвакыт чаҗылдап тагын да зуррак машина килеп туктады. Аннан бер-бер артлы таза-таза ирләр коелдылар. Берсе йөгереп барып Гөлсараны тар иңбашларынннан кочып алды, колагына ниләрдер пышылдарга тотынды.
Ты главное не беспокойся, Гуленька. Все нормально, всё хорошо. Может тебя в больницу отвезти? Не надо? Ну ладно, сейчас с Гариком поедешь домой. Прими ванну, расслабься. Я скоро буду… – дип күгәрчендәй гөрләде хатын янында. Рәшит ягына борылып та карамады ул. Аның урынына икенчесе, экскаватор төслесе, аңа таба якынлады.
Что, проблемы, гондурас?
Рәшит ашыгып-ашыгып аңа авария турында сөйли башлады.
Глохни, – диде теге йөзен җыерып. Шуннан түш кесәсеннән бер төргәк акча чыгарып, йөз мең санап Рәшиткә бирде. Бу кадәр акча күргәч, тыны буылды Рәшитнең. Артык сөйләшеп тормыйча «Лада»сына утырды да җилдереп китте. Тегеләр басып калды әле чатта.
Казанда эшләрен төгәлләгәч, Рәшит кайтыр юлга чыкты. Авыл белән Казан арасы ерак иде. Килә-килә аның уйлары иртән булып үткән вакыйгаларга урап кайттылар. Гөлсараны исенә төшерде ул.
Тегендә-монда бәхет эзләп йөри торган малай түгел иде Рәшит. Аларның нәселе кендеге белән җиргә береккән. Шуңа да, мәктәпне тәмамлагач, терлек асрарга алынды ул. Абзарларын зурайтып, симертергә үгезләр алып бәйләде. Бераз акча керткәч, үзенә өй бетереп, ялан зурлык абзар җиткерде. Тормышы шул абзар белән өй арасында үтәргә тиеш иде аның. Акылы белән аңлап, шундый язмышны кабул итте ул. Башка төрлесен белми дә, кирәкми дә иде башкасы. Иртән торуга кулына сәнәк алыр булды, караңгы төшкәч сәнәген печән өеменә кадап куеп, иртәнгә кадәр тын алырга керде.
Әлбәттә, абзар тулы терлекләрне карау бер кешегә авырга килә. Шуңа да тизрәк өйләнү җаен карады ул. Күрше авылдаг ятимә кыз Гөлсараны алып кайтты. Алып кайтты да эшкә кушты. Ире белән бер ыңгайдан тирес кырды, печән ыргытты, су ташыды Гөлсара. Бер минут буш вакыты булмады.
Рәшитнең гаиләсендә ниндидер күңел ачулар каралмаган иде инде. Бар юаныч гөрләп эшләп торган телевизор булды. Башкасына күңеле ятмый да иде хуҗаның. Тагын нәрсә кирәк арыган тәнгә? Иртәгә бит иртүк таңнан күз ертып торасы...
Ә менә яшь хатыны бу бертөрлелек белән килешергә теләмәде. Китапханәдән кочак-кочак китаплар ташыды, интернет аша ниндидер биюләр өйрәнде. Кызыклы төркемнәр табып, яңалыкка омтылды. Үзенең күңеленә килгән иптәшләр тапты. Барысы йокы исәбенә.
Боларга бармак аша гына карый иде Рәшит. Әмма күршедә яшәгән ялгыз бухгалтер хатын күзләрен ачты аның.
Интернетта гел синең хатының. В контактеда, одноклассникида, инстаграммда, харап инде менә. Кайсы битне ачсаң, ул сикереп килеп чыга. Әллә нинди иркәйләр белән танышып ята торгандыр әле, бигрәк күзләре уйнап тора. Шәһәргә дә баргалап кайта шикелле.
Шул хәбәр җен ачуларын чыгарды Рәшитнең. Ирек бир генә син хатын-кызга. Аларның күңелендә гел азгынлык бит. Әнә нәрсәләр кыланып ята икән мыштым гына Гөлсарасы!
Бу хакта зур тавыш купты гаиләдә. Ул интернет-фәләннәрен аңламый иде Рәшит. Аңа көрәк тә сәнәк булсын. Баш ватарга юк белән. Гөлсараның акланганнарын тыңлагач, отыры кызды ир. Имеш, хатынына аралашу җитми икән! Ир генә аз аңа! Вәт азгын.. Сүздән сүз китте. Шуннан әрепләшеп торган хатынына бер төенчеген тоттырып, тракторына утыртты да, кире өенә кайтарып куйды Рәшит. Ун сум акча да бирмәде аның абзарында ике елга якын бил бөккәне өчен.
Шуннан икенче хатын алып кайтты ул. Авылдашы Гөлгайшәне. Анысы гәүдәгә ике тапкыр артыграк иде Гөлсарадан. Ичмасам бер күтәргәндә чүмәләңне кадап ала инде, валлаһи. Төскә-башка аермалыклары да җир белән күк арасы инде анысы. Әмма Рәшит ул ягына артык игътибар итә торган ирләрдән түгел. Бик кысталса гына хатынына якынлый. Караңгыда кирәкмәгәне күренми бит ул. Бик канәгать әле бүгенге хатыныннан Рәшит. Җир җимертеп эшли ичмасам. Аңа хуҗалыкны ышанып тапшырып китәргә була.
Ә Гөлсараны бәхет баскан, ахрысы. Әнә нинди машиналарга утырып алган, өф-өф итеп торалар үзенә. Күк капусы ачылган чакта теләкләр теләгәндер. Әллә Рәшит шәйләмәгән яклары булганмы икән?..