Таңсылу эшеннән чыгып, тукталышка таба атлады. Аңа кирәк автобус озак көттермәде, килеп җитте. Таңсылу салонга керде дә, тиз генә күз йөртеп чыкты, буш урын күргәч, шунда барып утырды. Уңайлап урындыкка утыргач кына, әллә нишләп китте. Аны күрде бит ул! Әйе, шул иде! Ул арттагы утыргычта утыра, тәрәзәгә баккан. Таңсылу бу кешенең чыннан да Гаяз булуына инанырга теләп, борылып карарга теләде, әмма кыл да кыймылдата алмады.
Алар аерылышканга ничә ел узды? Дүрт, биш? Алты ел тулып килә икән инде. Шушы вакыт эчендә алар бер мәртәбә дә очрашмады. Шул мизгелдә ир-ат торып басты да, чыгарга әзерләнеп, ишеккә таба атлады. Таңсылу аннан күзен дә ала алмады. Юк, ул ялгышмаган, бу – чыннан да Гаяз. Бөтенләй үзгәрмәгән, шул ук төз, мәһабәт буй-сын. Таңсылуның аңа эндәшәсе килде, тик берни дәшмәде.
«Ул мине күрмәде», – дип уйлады Таңсылу.
Кинәт аңа бик ямансу, моңсу булып китте. Гаяз белән аерылышканнан соң ул беркем белән дә очрашмады. Башта үзе теләмәде, ә аннан инде, нишләптер, барып чыкмады.
Таңсылу кич буе Гаяз турында гына уйлады. Бәхетле мәлләрен дә, юк-барга әйткәләшкән вакытларын да исенә төшерде. Әмма ул вакытта Таңсылуга болар бер дә юк-бар булып тоелмады шул, тик, вакыт узгач кына, үзенең үпкәләп йөрүләренең җүләрлек булуын аңлады. Бармактан суырып алынган вак-төяк иде.
Ничек ахмакларча аерылыштылар бит алар. Олы кешеләр булса да, бала-чага кебек үпкәләшеп йөрделәр.
Кызык, Гаязның тормышы ничек икән хәзер? Өйләнде микән, юк микән?
Гаяз шундый ук чибәр, тамчы да үзгәрмәгән.
Таңсылу бу уйларыннан арынырга теләп карады, тик Гаязны бер мизгелгә дә оныта алмады ул. Берни эшли алмады, кулыннан эш китте.
Ахыр чиктә, бар эшен ташлады да, телефонын кулына алып, диванга менеп утырды. Социаль челтәрләргә керде, төрле-төрле рәсемнәр карады, хәбәрләр укыды. Ниһаять, моңсу уйларыннан арынды һәм хәтта, ниндидер кызык видео карап, көлеп тә алды.
Көтмәгәндә телефоны шалтырады. Таныш түгел номер. Соңгы вакытларда Таңсылу таныш түгел номерлар шалтыратса, алмый, җавап бирми иде, ләкин бу юлы, нишләптер, алырга булды.
Бу – ул иде. Гаязның тавышын шундук таныды ул. Таңсылуның тамагы кипте, көчкә телен әйләндерде.
«Алло», – диде, тик тавышы үзенекенә охшамаган иде.
«Алло, Таңсылу, бу синме? Ишетәсеңме?» – диде телефон.
Таңсылу нишләптер берни дәшмәде, үзе дә сизмәстән башын кагып куйды. Уйлары чуалды. Нигә шалтырата бу Гаяз?
«Алло, Таңсылу, берни ишетелми. Хәзер кире шалтыратам», – диде Гаяз.
Телефон сүнде һәм кабат шалтырады, ә Таңсылу көен генә тыңлап торды, алмады. Аңа җавап бирергә үзен мәҗбүр итә алмады. Ничә елдан соң Гаяз белән нәрсә турында сөйләшеп буласын күз алдына да китерә алмады. Таңсылу үз-үзеннән, кинәт кенә давыл кебек купкан хисләреннән курыкты. Гаяз белән аерылышкан вакытта кичергән әрнү-газапларны башка тоясы килмәде аның. Күпме үз яше түкте бит ул! Күпме төнне йокысыз уздырды!
Телефон кабат шалтырады. Таңсылу шалтыратуны өзеп куйды да, номерны кара исемлеккә кертте.
Аккан суга ике мәртәбә кереп булмый. Бар да узды инде. Аларның берни дә барып чыкмады, бергә була алмадылар. Нигә үткәндә казынырга кирәк? Ул теге вакыттагы авырлыкларны җиңеп чыга алды һәм аннан башка ничә ел тыныч кына яшәде. Алга таба да яшәр.
Телефон дәшми. Таңсылу, торып, кухняга чыкты. Кинәт кенә өзелеп тамагы ачканын аңлады.
Тәмләп ашап алды да Айнурга шалтыратырга булды. Айнур күптәннән Таңсылу артыннан йөри инде, аңа төрлечә игътибар күрсәтә, тик Таңсылу гына аны һаман этәреп килде.
Димәк, сәгате суккан, Айнур белән очрашыр вакыт җиткән, күрәсең.
Таңсылу үз тормышындагы бер битне кире япты һәм барысын да яңа, чиста биттән башларга булды.