Гүзәл Уразова күптән түгел генә Ильмира Нәгыймова белән дуэт яздырган иде. Аларның «Татар кызы» дуэты тиз арада хиткә әверелде. Чираттагы дуэтын исә Гүзәл Уразова җырчы, композитор Гүзәлия белән башкарган.
Көтелмәгән дуэтлар сериясе дәвам итә. Каршы алыгыз, легендар хит җыр! Ике Гүзәл кыздан «Яныңа агылам» җыры.
Мең репост һәм без бу җырны чыгарабыз. Бик шәп тизер төшердек, куярга кул кычыта, – дип язган ул үзенең сәхифәсендә.
Тыңлаучылары бу җырның музыкаль мәйданнарга чыгуын көтә дә башлаганнар инде. «Бу минем иң яраткан җырым. Тизрәк чыгарыгыз, яме», «Чынлап та көтелмәгән дуэт», «Бер видеода ике легенда», «Бу тыңлап туеп булмаслык дуэт», – дип мактаганнар алар дуэтны.