"Котадгу белек": XI гасырда иҗат ителгән әсәр бүген ни өчен игътибарга лаек?
Борынгы торки язучы Йосыф Баласагуниның XI гасырда иҗат ителгән “Котадгу белек” әсәренең хәзерге татар теленә тәрҗемәсе “Безнең мирас” журналында басылып чыкты. Ул 2013 елдан бирле өзекләп басылып килде. Тәрҗемәнең киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителүе әсәргә карата кызыксынуны арттырды.
Кем ул Йосыф Баласагуни?
Йосыф Баласагуни - төрки язучысы, фәлсәфәче, дәүләт эшлеклесе. Ул 1016 һәм 1021 еллар аралыгында Караханлылар дәүләтенең башкаласы булган Баласагун шәһәрендә туган (шәһәр торган урын хәзерге Кыргызстан җиренә керә). Йосыф Баласагуни туган телен, гарәп һәм фарсы телләрен камил белгән.
Язучы 1070 елларда вафат булган дип фаразлана.
Йосыф Баласагуниның дөньякүләм танылган әсәре - "Котадгу белек". Галимнәр фаразлавынча, ул 1069-1070 елларда иҗат ителгән.
2003 елда Бишкәктә Милли университет каршында Йосыф Баласагунига һәйкәл куелган.
“Котадгу белек” әсәре нәрсәсе белән кыйммәт
"Котадгу белек" төрки халыклар әдәбияты тарихында шигырь юлы белән язылган иң борынгы зур әсәрләрнең берсе.
"Котадгу белек" әсәренең исеме "бәхет китерүче белем" дип тәрҗемә ителә. Ул яшәргә өйрәтә торган әсәр, тәрбия, тормыш китабы. Галимнәр фикеренчә, әлеге әсәрне укыган кеше сабак та, гыйбрәт тә ала. Й.Баласагуни үзе дә китабында: "Кем дә кем бәхетле булырга теләсә, минем китапны укысын", - дип әйткән. “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире, язучы Ләбиб Лерон фикеренчә, әсәрдәге афоризмнар бүгенге көнгә бермә-бер туры килә.
Филология фәннәре докторы, профессор Рифкать Әхмәтҗанов: “Котадгу белек” язылганда, русларда андый әсәрнең “эзе дә булмаган”, - ди. Галим фикеренчә, әсәрне төрки халыкларның дөньяви үсешенә, прогресска керткән өлеше дип атарга мөмкин.
Татар әдәбияты галиме, профессор Хатыйп Миңнегулов фикеренчә, әсәрдә төрки телнең барлык байлыгы чагылыш тапкан. Үзеннән соңгы төрки әдәбиятка әлеге әсәр зур йогынты ясый. Әсәрдәге традицияләр башка авторларда да чагылыш тапкан - образлар бирелеше, үгет-нәсихәт бирү формалары кабатлана. Бигрәк тә Хисам Катиб, Мөхәммәдъяр, Утыз Имәни әсәрләренә йогынтысы көчле булган.
“Котадгу белек” әсәренең оригиналы һәм татар теленә тәрҗемәсе
- Әсәрнең кулъязмасы сакланмаган. Аның өч нөсхәсе табыла: берсе - Венада, икенчесе - Каһирәдә, өченчесе - Истанбулда.
Ул төрки дөньяда иң күләмле әсәрләрнең берсе. Оригиналында - 14 меңгә якын шигъри юл.
Әсәрнең тулы нөсхәсен 1913 елда татар-башкорт галиме Зәки Вәлиди табып ала. З.Вәлиди әлеге китапны иң элек Урта Азиядә бер кешенең кулында күреп ала. Аны үзендә булдырырга тели, ләкин китап хуҗасы, ул бик кыйммәтле әсәр дип, аны З.Вәлидигә бирми. Әдип аны башка юллар аша эзләтеп ала.
Әсәрне борынгы төрки телдән хәзерге татар теленә филология фәннәре докторы, профессор Рифкать Әхмәтҗанов моннан 10 ел элек тәрҗемә итә. Тәрҗемә дә шигъри телдә эшләнгән. Галим аны З.Вәлиди тапкан тулы нөсхә буенча тәрҗемә иткән.
Әсәрнең хәзерге татар теленә тәрҗемәсе “Безнең мирас” журналында басылды. Ул 2013 елның октябреннән 2017 елның сентябренә кадәр һәр санында өзекләп басылып килде.
Филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов фикеренчә, бу әсәрнең хәзерге татар теленә тәрҗемә ителүен татар милләтенең рухи һәм мәдәни тормышында зур вакыйга дип бәяләргә кирәк.
"Котадгу белек" 1983 елда Мәскәүдә рус телендә, 1994 елда Анкарада төрек телендә китап итеп басылып чыккан. Татар галимнәре һәм әдипләре "Котадгу белек"нең татарчага тәрҗемәсе дә аерым китап итеп басылырга лаек дигән фикердә.