Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Костромада кафеда янгында уннан артык кеше һәлак булган

news_top_970_100
Костромада кафеда янгында уннан артык кеше һәлак булган
https://kostroma.sledcom.ru

Кострома шәһәрендәге «Полигон» кафесында янгында үлүчеләр саны 14кә җитте. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Соңрак РИА Новости экстрен хезмәтләрдәге чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, фаҗигадә 13 кеше һәлак булган. Бу мәгълүматны өлкә прокуратурасында раслаганнар.

Якынча белешмә буенча, «Полигон» кафесы өлкә думасы депутатыныкы булган.

Кафе 5 ноябрьгә каршы төндә яна башлый. Аннары 3500 квадрат метр мәйданда түбә ишелә. 

Җинаять эше ачылган. Урында тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли. Әлегә янгын сәбәбе ачыкланмаган.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, фаҗига булган төндә кафедагы кешеләр сугыша, аннары берсе пиротехника яндыра һәм качып чыгып китә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100