Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Костромада ике ир көпә-көндез биш яшьлек кызны урлап алып китеп көчләгән һәм үтергән

Педофилларның кеше күз алдында баланы алып китүе камераларга эләккән.

news_top_970_100
Костромада ике ир көпә-көндез биш яшьлек кызны урлап алып китеп көчләгән һәм үтергән

Костромада 4 гыйнварда коточкыч җинаять була. Биш яшьлек кыз үзе генә урамга уйнарга чыга. Ике ир килеп чыга, берсе кызны кулына ала һәм алар тиз генә качып китәләр. Бу видеокамераларга эләгә.

Баланы табу өчен бөтен шәһәр күтәрелә. Кызның көчләнгән мәете бер тулай торак бинасы янында табыла. Баланы күп тапкырлар пычак белән кадап үтергәннәр һәм үзләре яши торган тулай торак янына спорт сумкасына тыгып калдырганнар, дип яза ТВК6 телеканалы.

Җинаятьчеләрнең кулга алынуы турында мәгълүмат чыккач, кешеләр тулай торакны әйләндереп ала, бу ирләрне үзләренә бирүләрен таләп итәләр. Әмма полиция җинаятьчеләрне халык хөкеменнән саклап кала.

Җинаятьтә шикләнүчеләр — 44 яшьлек педофил булып чыга, ул элек тә шундый җинаять өчен хөкем ителгән булган. Аның иптәше — 24 яшьлек, ул элегрәк банк счетыннан акча урлаган булган. Бу ике ир бергә яшәгән, дип яза Кострома мәгълүмат чаралары.

Кулга алынгач, алар җинаятьләрен таный. 44 яшьлек Денис Г. һәм 24 яшьлек Вадим Б. баланы ничек үтергәннәрен сөйләгән. Алар көчләр өчен 10-11 яшьләрдәге малайны эзләгәннәр. «Аннары җибәрмәкче булган идек» дигәннәр.

Ул яшьләрдәге малайны таба алмагач, алар биш яшьлек кызны күрә. Вадим дигәне «Әйдә, тотып алабыз да мыскыл итәбез?» ди. Кыз кычкыра, коткаруны сорый, әмма урамда барган беркем дә кызның илереп кычкыруына игътибар итмәгән, полициягә дә әйтмәгән. Алар кызны тулай торакка алып кереп көчлиләр һәм пычак кадап үтерәләр. «Кострома» каналы язуынча, җиде тапкыр кадаганнар.

«Вологда Поиск» сайты язуынча, педофиллар кызны мыскыл иткәннәрен, пычак кадап, шешә тыгып үтергәннәрен видеога төшергәннәр. Кызның бөтен эчке органнары өзгәләнеп беткән була.

Бәләкәй кыз үлгән урынга шәһәр кешеләре чәчәкләр алып килә.

24 яшьлек җинаятьченең әти-әнисе белән дә сөйләшкәннәр. Алар улларының «зәңгәр», педофил һәм үтерүче икәнлекләрен белгәч, ышанырга теләмәгәннәр. «Ул түгел», дигәннәр алар.

Дума депутаты Солтан Хамзаев педофилларга үлем җәзасы кертүне таләп итте. «Ничек инде 4,5 елга хөкем ителгән педофилны вакытыннан алда УДО белән чыгарганнар?» — дип гаҗәпләнә депутат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100