news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Костромада бер кыз, ролл ашап агуланганнан соң, вафат булган

news_top
Костромада бер кыз, ролл ашап агуланганнан соң, вафат булган
freepik.com

Костромада бер кыз, роллы ашап агуланганнан соң, вафат булган. Татьяна Скородумова социаль челтәрләрдә язганча, аның кызы Ольга шәһәрдәге бер кафеда роллы ашаган. Шуннан соң кызның хәле начарланган, температурасы күтәрелгән һәм аны реанимациягә алып киткәннәр, дип яза k1news.ru/news сайты.

«Минем кызым реанимациядә. Әллә суши, әллә роллы ашаган. Төгәл генә әйтә алмыйм. Телефонын алдылар, реанимациягә кертмиләр. Температурасы 39 градус, коса. Нишләп җәмәгать туклануы урыннарын тикшермиләр икән? Иптәш Ситников? Мөгаен, Костромада күпләп кеше агулануын көтәләрдер инде.

Сезнең макталган, эшмәкәрләрнең котын алып торган санитария хезмәте кайда соң?» – дип язган Татьяна Скородумова.

Берникадәр вакыт узгач, Татьяна кызының вафат булуын язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар