Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Космонавт сайлагандай тикшерәбез»: куркыныч вируслар белән эшләүчеләр ничек киенә?

«Вектор» Вирусология һәм биотехнология үзәге генераль директоры Ринат Мәксутов вируслар белән эшләүче галимнәрнең киемнәрен күрсәтте.

news_top_970_100
«Космонавт сайлагандай тикшерәбез»: куркыныч вируслар белән эшләүчеләр ничек киенә?
Рамил Гали

«Россия 1» каналында «Опасный вирус — 2» тапшыруында «Вектор» Вирусология һәм биотехнология үзәге генераль директоры Ринат Мәксутов катнашты. Ул аеруча куркыныч вируслар, COVID-19 китереп чыгара торган вирус белән эшләү турында сөйләде. 

Галимнәр махсус костюм кия. Бу пневмокостюмны ике ел элек ясаганнар. Моңа кадәр «Вектор» үзәгендә эшләүче хезмәткәрләр совет заманындагы саклагыч костюмнарны киеп йөргән.

Яңа пневмокостюм тыгыз тукымадан тегелгән, аның ике замок-молниясе бар. Шундый икеле замок инфекция керүдән саклый. Костюм эчендәге басым әйләнә-тирәдәге басымнан һәрчак югарырак була. Бу вируслар кеше тәненә узып кермәсен өчен кирәк. 

Ринат Мәксутов сүзләренчә, мондый костюмда теләсә кем эшли алмый. Белгечләр махсус тикшеренү уза. Аларны космонавтларны тикшергән кебек карыйлар һәм сайлап алалар. «Йогышлы зонада, аеруча куркыныч вируслар белән эшләү өчен медицина таләпләре катгый, пневмокостюм киеп эшләү өчен аеруча да кырыс», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100