Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Космонавт космик корабльдән чыкканан соң космоска очып китсә, ни була?

Ачык космоска беренче булып чыккан космонавт Алексей Леонов булуын да беләсездер. Космонавтлар ачык космоска чыгып еш эшли. Ә космонавт космоска очып китәргә мөмкинме? Аны кире космик корабка кайтарып буламы? Космоска очып киткән космонавтлар бармы? Шул сорауларга җавап - биредә.

news_top_970_100
Космонавт космик корабльдән чыкканан соң космоска очып китсә, ни була?
Алексей Леонов ачык космоста

Космонавтлар ачык космоска шактый еш чыга. Моның сәбәпләре күп - вак-төяк ремонт, космик корабльгә техник контроль ясау. Бу дөньядагы иң куркыныч шөгыльләрнең берсе.

Билгеле булганча, космонавтлар космоска скафандр киеп чыга. Скафандрны бәләкәй генә космик станция дип әйтергә була - ул кешене һава белән тәэмин итә торган станция. Әмма ул бик аз вакыт кына "эшли". Кеше космик корабтан хәтта ярты метрга гына читкә китсә дә, ул үләчәк дигән сүз.

Космоста - авырлык югалган халәттәге теләсә нинди объект кебек үк, үз күчәрендә акрын гына әйләнеп, мәңгелек хәрәкәт итә, Ягъни кеше, Кояш, Ай, Җир, теләсә кайсы планета кебек үк тик очып барачак. Аның тизлеге космик кораб тизлеге кадәр үк булачак.

Космонавтлар космик корабтан үзләрен бәйләп чыгалар. Әйтик, кеше иминлекне саклаучы шушы бауның ныклыгын тикшермичә, этелеп станциядән чыгып китә икән, ул шул ук станция тизлегендә һәм этелгән тизлектә, шул тарафка таба очып китә. Әгәр аны тотып калмыйлар икән, аны берничек тә станциягә кире кайтарып булмый. Тыпырчыну, кулларны, аякларны болгау да, берни дә ярдәм итми.

Берничә ел элек бер космонавт ялгыш сумкасын ычкындырып җибәрә. Бу сумка инде берничә ел Җир шары тирәли әйләнеп йөри. Кешене дә шул язмыш көтә.

Кеше кайчан үлә?

Кеше Җир шарына таба этелгән булса, ул күпмедер вакыттан соң Җиргә якынлаша һәм Җир аны үзенә тарта башлый. Кеше атмосфера катлавына эләккәч, югары тизлектә очып керә һәм яна. Җир атмосферасына эләккән ташлар - метеоритлар да шулай яна. "Йолдыз атылу" күренеше шул инде.

Билгеле, кеше янып үлгәнче үк вафат булачак. Скафандрдагы һава биш көнгә генә исәпләнгән.

Ә станциядән чыгып киткән кешене кире "тартып кертер" өчен бернинди механизмнар да уйлап табылмаган. Станциядә багорлар да, ыргаклы таяклар да юк.

Әмма соңгы елларда космонавтларның мини реактив двигательләре бар. Аны кабызып, кеше космик станциягә кайтырга тырышып карый ала. Әгәр ул реактив агымнарны дөрес кулланып, шлюзга таба якынлаша алса, аны кул белән эләктереп өстерәп кертә алалар. Монда бер куркыныч бар. Станциянең тышлыгында бик күп очлы, кисәргә мөмкин булган элементлар бар. Космонавт билгеле бер тизлектә аларга тиеп, скафандрын ертса, аның һавасы чыгып бетә һәм ул үләчәк.

"Очып киткән" космонавтлар булганымы?

Андый хәлләр рәсми рәвештә теркәлмәгән. Әмма бер совет космонавты бавының өзелүе хакында сөйләгәне булган. Аны коллегасы тотып кала һәм эчкә өстерәп кертә.

1973 елда Пит Конрад һәм Джо Кервин Кояш батареясын ремонтлаганда, ул кисәк куба һәм ике космонавт та космоска очып китә. Страховка бавы чак кына өзелми кала. "Өзелмәгәе" дип котлары алынып, акрынлап кына станциягә якынлаша алар.

Куркыныч хәлләр булмасын өчен космонавтлар бик сак эшли. Космоска һәрвакыт икәүләшеп чыгалар. Ике страховка бавы кулланыла. Берсе станциягә, икенчесе икенчесе икенче космонавтка беркетелә.

Соңгы елларда космонавтларның ачык космоска чыгу очраклары күпкә киметелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100