news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Космонавт: «Җирнең беренче иярчене өчен исәпләүләр Казанда ясалган машинада башкарыла»

news_top

Татарстан илнең космос өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертә. Россия Герое, очучы-космонавт Андрей Борисенко билгеләп үткәнчә, Җирнең беренче ясалма иярчене өчен күп кенә исәпләүләр Казаннда ясалган электрон исәпләү машинасында (ЭВМ) башкарылган. Бу хакта ул «Татар-информ»га сөйләгән.

«Космос һәм Татарстан турында сөйләгәндә, тарихка күз салу мөһим. Җирнең беренче ясалма иярчене элементлары Казанда Башир Рәмиев тарафыннан төзелгән исәпләү машинасында исәпләнгән», – дип сөйли ул.

Андрей Борисенко Казанда узган «Белем спутнигы» («Спутник знаний») фестивалендә катнашты. Ул балаларның сорауларына җавап бирде һәм космонавт тормышы турында сөйләде.

Искәртеп узабыз: Россиядә беренче тапкыр Космос атналыгы игълан ителде. Фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында ул ел саен 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар