Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Косметологта ботокс ясаткач, ботулизм иярмәсен өчен нишләргә?

news_top_970_100
Косметологта ботокс ясаткач, ботулизм иярмәсен өчен нишләргә?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Косметолог, трихолог Ольга Савиных сүзләренчә, теләсә кайсы медицина оешмасында бөтен препаратлар да сертификатлы булырга тиеш. Бу – пациентларга гарантия бирә. Табиб Мәскәүдә шәхси клиникада бер хатын-кызга ботулизм йоктыру очрагы турында комментарийда да әйтә, дип яза «Известия» газетасы.

28 сентябрьдә хәбәр ителгәнчә, Махачкалада яшәүче хатын-кыз косметология процедурасы вакытында ботулотоксин инъекциясе ясата һәм ботулизм белән авырый башлый. Процедурадан соң 4нче көндә анда мускуллар хәлсезлеге, йоту һәм чәйнәү бозылу, сулыш алу кыенлашу, шулай ук күз кабагы птозы (төшү) күзәтелә.

Дагыстан буенча Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, Россия территориясендә теркәлмәгән препаратны кертү нәтиҗәсендә, ятроген (медицина процедурасы уздыру белән бәйле) ботулизм барлыкка килү очрагы ачыкланган.

«Бөтен препаратлар да реестрда медицина эшләнмәсе буларак теркәлергә тиеш. Бу – пациентларның иминлеген тәэмин итә. Табиб шприцка ниндидер сертификатсыз медицина эшләнмәсе ала икән – бу башка очрак, биредә зур сорау туа», – ди косметолог.

Аның сүзләренчә, процедура медицина лицензиясе булган клиникада уздырылса, препаратның куркынычсызлыгы гарантиясен табиб бирергә тиеш. Моннан тыш, гарантияне сатучы да бирә.

«Без препаратларны рәсми дистрибуторлардан алабыз. Препаратлар бөтен тикшерүне узарга тиеш, аларның регистрация таныклыгы булырга тиеш», – ди Савиных.

Аның сүзләренчә, медицина лицензиясе булган клиникаларга гына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шик туса, табибтан бөтен документларны сорагыз, ди ул.

  • Яшәртә торган ботокс агулымы, бал корты чакканнан кеше үләме, агулы еланны ерактан танып буламы – Сәрбиназ Шәйхеловадан татарча фәнни лекция
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100