Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Косметологка барганнан соң бер хатын сукырайган

Косметологка барганнан соң бер хатын сукырайган

news_top_970_100
Косметологка барганнан соң бер хатын сукырайган

Мәскәүдә бер хатын косметология процедурасы ясаганнан соң сукырайган. Россия Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте.

Вакыйга узган елның декабрь аенда була. 34 яшьлек хатын Яңа ел алдыннан косметологка бара. Ул стандарт процедуралар ясатмакчы була. Бер препарат инъекциясе ясатып, биттәге кимчелекләрен бетерергә ниятли. Ләкин уколдан соң бу хатынның күзләре күрми башлый һәм хастаханәгә мөрәҗәгать итә.

Тикшерүчеләр "Куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килми торган хезмәтләр күрсәтү" маддәсе буенча җинаять эше ача. Шәхси клиника табиблары һәм җитәкчеләреннән сорау алалар.

Имгәнгән хатынны хастаханәдән чыгаруга ук медицина экспертизасы уздырачаклар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100