Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Косметологка барганнан соң, 23 яшьлек кызның ирене шешеп, борынына кадәр менеп җиткән

Социаль челтәр кулланучылар кызның үзен тәнкыйтьли.

news_top_970_100
Косметологка барганнан соң, 23 яшьлек кызның ирене шешеп, борынына кадәр менеп җиткән
https://pixabay.com

Ростов шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек Виктория иренен зурайту өчен косметологка барган. Аннары аның өске ирене шешеп, борынына кадәр менеп җитә язган. Бу турыда Ростов-на-Дону.Онлайн сайты яза.

Виктория иреннәрен видеога төшереп социаль челтәрләргә куйган һәм башкаларга сабак булсын өчен язуын әйткән.

«Миңа иренең шартларга мөмкин диделәр. Ул сәгать саен зурая. Мин аллергиядән дару эчтем, булышмый. Иренем борыныма кадәр. Салкын куеп карадым, ул тагын да шешә. Миңа гиалуронка кададылар. Әллә ниләр эчтем инде», — ди бу кыз.

Виктория өч ел элек операция ясатуын әйтә, ләкин бу турыда хәзер генә сөйләргә булган.

«Миңа хәзер язалар. „Ахмак, мондый хәлне гомер күргәнебез юк иде“, — диләр. Сез чыннан да шулай уйлыйсызмы? Негатив күп булгач, мин бу көннәрдә урамга да чыга алмадым», — ди ул.

Виктория шуннан соң косметология процедураларыннан баш тарткан, үзен ничек бар, шулай кабул итәргә тели. Шешкән ирене аркасында эштән китәргә мәҗбүр булган, бер ай чамасы өйдә утырган. Гематома шул кадәр вакыт дәвам иткән. Аннары тагын ярты ел буена ул ирене кадаудан интеккән, дип яза «Комсомольская правда — Ростов».

161.RU сайты Виктория белән элемтәгә керергә тырышып караган, ләкин ул инстаграмдагы битен ябып куйган. Хәзер бу кыз үзенең пиар-менеджерына шалтыратырга куша икән. Интервью өчен 5 мең сум акча сорый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100