Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Косметолог Ясминә Усманова: Татар халкы чиста һәм тырыш халык, шуңа Татарстанда ышанычлы, таләпчән табиблар күп

Ни өчен кыйммәтле операцияләрне чит илдә ясаталар? Бала булмау һәм дцп авыруларын дәвалап буламы? Биткә кадаткан инъекцияләрнең зыяны бармы? Болар һәм башкалар турында яшь табибә, косметолог Ясминә Усманова белән сөйләштек.

news_top_970_100
Косметолог Ясминә Усманова: Татар халкы чиста һәм тырыш халык, шуңа Татарстанда ышанычлы, таләпчән табиблар күп

“Туганнарым башкача карый башлады”

– Ясминә, үзегез турында таныштырып китсәгез иде, кайда тудыгыз, укыдыгыз?

– Мин Биектау районы Әлдермеш авылында туып үстем. Шунда ук татар мәктәбен бетердем. Аннан соң Казан дәүләт медицина университетына укырга кердем һәм Казанга күчендем.

– Медицина зур җаваплылык сорый. Ни өчен шундый юлны сайладыгыз?

– Кечкенә булганда әле мин табиб булырмын дип уйламаган да идем. Әнием һөнәре буенча акушер. Фельдшер булып эшли башлады. Әнинең пациентларын күрә идем. Медицина дөньясында үстем һәм әлеге юнәлешне сайларга булдым.

Университетка керер алдыннан ук мин үземне дерматовенеролог, косметолог итеп күрә идем. Югары уку йортында укыганда ук эшли башладым, чөнки үземнең өлкәдә халыкка файда китерәсем килде. Беренче курста ук мин сөлекләр белән шөгыльләнә башладым, студент вакытта Мәскәүдә укыганда үземә шуның белән акча эшләдем. Шулай ук косметология курсларын да үттем һәм үземнең кабинетымны булдырдым. 

– Туганнарыгыз, якыннарыгыз моңа ничек карады?

– Башта миңа “табиб” эшендә йөрмә, диделәр. Соңыннан үз көчем белән беренче салонымны булдыргач, барлык фикерләр дә үзгәрде. Туганнарым башкача карый башлады. Үзләре дә минем янга килеп йөри башладылар хәтта.

Хәзерге вакытта мин эстетик косметология фәнен укыта башлыйм, ягъни төрле җиһазларда эшләргә өйрәтәчәкмен. Иң яңа җиһазларны Казанга алып кайтасым килә.

Азрак кына психологияне дә өйрәнәм, дерматовенерология кафедрасында көн саен авыруларны кабул итәм, көндәлекләр тутырам, кан басымнарын үлчим. Көннәрем шулай уза.

“Казан укытучылары турында Мәскәүдә сөйлиләр!”

– Ә хәзер медицина турында гомуми фикерләрегезне, карашыгызны тыңлыйсы килә. Ул никадәр дәрәҗәдә бездә һәм чит илдә үсеш алган? Аермалары бармы? Булса, кайсы яктан? 

– Укуымны дәвам итәр өчен Мәскәүгә күчеп киткәндә мине анда тагын да белемлерәк һәм акыллырак кешеләр көтә дип уйладым. Әмма медицинаның нәкъ менә Казанда зур дәрәҗәдә икәнен, университетның көчле белем биргәнен Мәскәүгә күчкәч кенә аңладым.

Мәскәү – зур шәһәр. Анда барлык күрше-тирә шәһәрләрдән килеп урнашалар, белем алырга киләләр. Шуңа күрә анда акыллысы да, наданы да бар – барысы да бер казанда кайный.

Казанда исә мөгаллимнәр бик тә таләпчән. Киресенчә, Казан укытучылары турында Мәскәүдә сөйлиләр! Шул ук профессор Эдуард Якупов (профессор-невролог - ред.) һ.б. турында. Алар дөнья буйлап танылу алганнар.

Мин Татарстанны Россиягә берничек тә кертә алмыйм. Чөнки Татарстандагы медицина бөтенләй икенче төрле дөнья ул. Икенче сәбәбе – татар милләтле кешеләрендә, мөгаен. Татар халкы чиста, пакь һәм тырыш халык. Шуның өчен нәкъ Татарстанда ышанычлы һәм таләпчән табиблар бар. Шул ук уку вакытында да безне тырышып укытканнар икән дигән нәтиҗәгә килдем.

– Белгечләр әзерләү бездә ни дәрәҗәдә җаваплы алып барыла? Һәм булачак медикларга кайсы илдә укырга тәкъдим итәр идегез?

– Илләрне чагыштыра алмыйм. Казан дәүләт медицина университетында бирелгән белем – иң көчлесе, минемчә. Чөнки Мәскәүдә барысы да Казан дәүләт медицина университетын мактыйлар. Шуңа күрә мин үземнең университетымны тәкъдим итәр идем. 

“Намуслы булган талантлы табиблар бездә күп, тик...”

– Хастаханәләрдәге шартларга килгәндә, Мәскәүдә ничек тә, Казанда ничек? Чагыштырып үтсәгез иде.

– Әлбәттә, авырулар Мәскәүдә күбрәк, чөнки халык бихисап. Шуңа да төрле клиник очраклар булып тора. Мәскәү – тәҗрибә җыяр өчен уңай шәһәр. Ә Татарстан биналарга, чисталыкка, пакьлеккә шулкадәр таләпчән. Бездә алар төзекләндерелгән, бер сүз белән әйткәндә – матуррак. Дәүләт Казанда яхшырак шартлар тудыра дип әйтә алам.

– Кеше гомере өчен мөһим булган операцияләрне Мәскәү яки Казанда да түгел, ә чит илдә ясаталар. Алар шактый кыйммәткә төшә. Ни өчен алга киткән операцияләр Россиядә ясалмый?

– Һөнәренә тугры, намуслы булган талантлы табиблар бездә күп. Тик бездә җиһазлар һәм шартлар җитеп бетми. Бу мәсьәлә Сәламәтлек саклау министрлыгыннан торадыр, мөгаен. 

Шәхсән үзем Израильдә чыккан косметика белән эшлим. Аларда дәүләт чиге аша узган товарны хезмәткәрләр катгый контроль астында тотып кына үткәрә. Сыйфатсыз булган продукцияне кертмиләр дә, үзләреннән дә читкә чыгармыйлар. Шуңа күрә бездә дә мондый система булдырылсын иде дип теләп калам. Бер генә мисал: косметологиядә рәсми теркәлмәгән дарулар күп. Россиядә дә мондый очсыз, сыйфатсыз һәм файда бирми торган препаратларны тикшерсеннәр иде һәм контрольгә алсыннар иде.

Германия, Корея яисә Израильдә түгел, ә бездә җитештерүче заводлар булсын иде.

Ни өчен хәзер халык түләүле клиникаларга актив мөрәҗәгать итә дип уйлыйсыз? Чөнки анда авыруны башыннан алып ахырына кадәр тикшереп чыгалар, бу – элеккеге гаилә табибларын хәтерләтә. Шул юнәлеш тә Казанда үсеп китсен иде дигән теләктә калам.

– Дәүләт хастаханәләре кайсы ягы белән аерыла?

– Дәүләт хастаханәсендә “клиник тәкъдим итү” дигән әйбер бар, аның үз регламенты, кагыйдәсе һәм фарм-оешмалар белән төзелгән килешү (табиблар шул рәвешле билгеле бер даруларны гына язып билгели) бар. Мин косметология белән шөгыльләнә башлаганнан бирле гел бер үк төрле дарулар белән эшли алмаганымны аңладым, киресенчә, яңа чыккан дарулар, препаратларны кулланырга, Казанга алып кайтырга тырышам. Терапевт булып эшләгәндә үк мин ул система турында белеп алдым. Дәүләт хастаханәләрендә табибларга ирекле клиник уйлау, фикерләү юк. Анда бары тик төгәл кагыйдәләр бирелгән һәм конкрет шулар буенча гына “дәвалау” бара.

Беркемгә дә сер түгел, кайбер дарулар бөтенләй дә дәваламый яисә килешеп бетми. Бер яктан дәвалый, икенче яктан зыян сала. Моны исәпкә алырга кирәк.

“Һәр косметолог да эшенә җаваплы карый дигән сүз түгел”

– Косметология өлкәсенә килгәндә, ул матурлыкны яратучы ханымнар һәм проблемалары булган кешеләргә карый дип беләм. Халык хәзер нинди процедураларны ешрак ясата башлады?

– Миңа күбрәк матурлыкларын тагын да камилләштерү өчен киләләр. Болай битне чистартуның барлык төрләре дә актив кулланылышта, биткә массаж, мезотерапия (аз дозаларда тире катламнары астына биологик актив матдәләр кушылмаларын кертү – ИТ), биоревитализация (тирене инъекция ярдәмендә гиалурон кислотасы белән баету – ИТ) ясаталар.

Яңалыклар гел кертелә бара. Күптән түгел Италиядә чыккан яңа препарат нигезендә курслар үттем. Элек биоревитализация процессын ясагач, биттә эзләр кала иде, хәзер биш нокта белән генә уколлар кадап, күренми торган итеп кенә дә ясап була.

Халыкның косметологиягә тартылуы сәбәбе – яңа препаратлар куллануда һәм аларның табигый матурлыкка зыян салмавында. Косметология шулкадәр алга китте ки, үз матурлыгыңны саклап калырга, иммунитетыңны бозмаска мөмкинлек бирә ул.

Силикон (косметика өлкәсендә кулланылган очсыз компонент) һәм биополимерлардан (иреннәрне күпертү өчен яисә җыерчыкларны бетерү өчен кадала торган укол) кала бар нәрсә дә актуаль. Һәр косметолог да эшенә җаваплы карый дигән сүз түгел: очсызга гына курслар үтеп, шул ук силикон һәм биополимерлар белән дә эш итеп ятучылар да бар.

“Рәсми теркәлгән, яхшы сыйфатлы даруларның бернинди дә зыяны юк”

– Сез әйтеп үткән, сез кулланган процедураларның файдалы һәм зыянлы яклары бармы?

– Һәрбер препаратның тискәре йогынтысы булырга мөмкин. Табибның төп бурычы – косметологик даруның аннотациясен укый белү. Шул ук Мәскәүдә танылган косметологларда укыганда мондый сүзләрне еш ишетә идем: “Россиянең төп проблемасы шунда – теләсә кайдан дарулар китерттерә алалар, косметологларны бөтен җиргә кадарга өйрәтәләр. Даруның аннотациясен ачып, берәр кеше укыды микән?”.

Препаратларны билгеләнеше буенча куллану һәм кайсы җиргә кадарга яраганын белү мөһим. Анатомия фәнен белергә, йөрәк-кан һәм нерв тамырларын җәрәхәтләмәскә кирәк. Нигезне белсәң, ялгышып булмый. Гиппократ әйткәнчә, иң мөһиме – зыян салмау.

Рәсми теркәлгән, яхшы сыйфатлы даруларның бернинди дә зыяны юк. Медицина да организмга зыян салучы препаратлар җитештермәс дип уйлыйм. Аутоимунный авырулар (организмның саклагыч көчләре эшләгәндә барлыкка килә торган патологияләр – ИТ), миопия (ерактан күрмәү) кебек озакка сузылучан авырулар булганда ботокс (нерв-мускуллы тапшыруга киртә салучы дару препаратлары) һәм филлерны (косметик дефектларны бетерү максатыннан бит һәм тән өчен кадала торган инъекцион препарат) куллану сорау астында кала. Боларны табиб белергә тиеш, әмма ул акча эшлим дип түгел, ә пациентның сәламәтлеген кайгыртырга бурычлы. Авыру нинди бәлагә юлыкмасын, без ярдәм итәргә тиеш.

“Косметика белән дә үз матурлыгыңны кайгыртып була”

– Матурлыкларын кайгыртырга теләүчеләр арасында кайсы яшьтәге ханымнар ешрак очрый?

– Әгәр дә яшь кызлар килсә, җиңелчә генә процедуралар үткәрелә. Олырак апаларга укол кадатырга да тәкъдим итеп була. Ботокс сорап егерме яшьлек кыз килсә, аңа берничек тә ботокс кадау мөмкин түгел, ул законга каршы. Хәзер косметика да бик сыйфатлы, яхшы, косметологларга бармыйча да, үз матурлыгыңны кайгыртып була дип саныйм. Шуңа күрә яшьнең әһәмияте юк.

“Сыйфатлы препаратлар организмда эшкәртелеп, тәндә бер эз калдырмыйча, чыгып бетәргә тиеш”

– Биткә ботокс кадыйбыз дип әйтеп үттегез, аның эффекты никадәр озакка кадәр бара?

– Егерме ел элек күбесе силикон кадап бетерде, хәзер инде операцияләр ясатып та, кире үз матурлыкларын кайтара алмый интегәләр... Юк, хәзерге сыйфатлы препаратлар организмда эшкәртелеп, тәндә бер эз калдырмыйча, чыгып бетәргә тиеш. Барлык теркәлгән дарулар да шул принцип буенча эшләнгән.

Әгәр дә препараттан эзләр кала икән, ул инде Россиядә рәсми теркәлү үтмәгән булып чыга. Алар якынча ярты ел, күп дигәндә, бер елга кадәр җитә.

– Ниндидер процедура ясаганчы Сез пациентның психологиясенә игътибар итәсезме? Араларында психологик тайпылышлары булган пациентлар да юк түгелдер?

– Әйе, аларны шунда ук белеп бетереп тә булмый. Инъекцияләр кадатырга психик авыруларны акрын гына бу адымнан туктата башлыйсың. Үзең сөйли белсәң, авыруның моң-зарларын тыңлап эш итәсең. Юк икән, укытучылар безне мондый пациентлардан баш тартырга һәм аларга тиешле табибка рекомендация бирергә өйрәтә. Пациент үзе бу хакта белмәскә дә мөмкин. Ул, гадәттәгечә, проблемалар да проблемалар, мине бернәрсә дә канәгатьләндерми дип зарланып утыра ала. Ә нәтиҗәдә – тирән депрессия. Шуңа күрә терапевт, онколог яисә психолог белән хезмәттәшлек итсәң, бик яхшы.

“Сөлекләр белән авыр хәлдәге пациентларны да торгызганым бар”

– Сөлек турында да сөйләп китсәгез иде. Аның нинди файдалы һәм, бәлки, зыянлы яклары бар? Кайсы кешеләр үзләренә сөлек куйдыра ала?

– Сөлекләр белән 18 яшемнән бирле шөгыльләнәм. Бервакыт мин җәрәхәтләр алдым. Сөлек куйдырдым һәм операция ясатырга туры килмәде. Аяк шешүе бетте һәм мин аякка баса алдым. Кешегә сөлекнең шулкадәр булышканын җиткерәсем килде, үзем дә шуның белән мавыгып киттем. Монда иң мөһим нәрсә – сәламәтлеккә анализ тапшыру. Анемия (гемоглобин түбәнәю), гемофилия, онкология буенча эчке авырулар булырга мөмкин. Ул очракта шәрык медицинасын һәм косметологияне гомумән куллану тыела.

Канның гомуми анализы да кирәк, ансыз бернишләп тә булмый. Табибны фәкать анализлар гына яклаячак. Пациентка сөлек куйдырырга рөхсәт кәгазе генә булсын.

Сөлек куйдыруның һәрвакыт нәтиҗәсе бар. Мин сөлекләр белән авыр хәлдәге пациентларны да торгызганым бар. Инсульт кичергән авыру ханымның кулы “эленеп” кенә тора иде. Сөлекләр куйдыргач, аның кулы сизә, тоя, селкенә башлады, күзлекләрен салып, нормаль күрә башлады.

Коллегалар финишка кадәр барып җитәргә курыкмасыннар иде. Авыруларның төшенкелеккә бирелүләрен дә якын алмаска кирәк. Максат куеп, алга бару мөһим. Барыбер, алар сиңа рәхмәтле генә булачак. Рәхмәтен әйтмәсә дә, син үз эшеңне ахыргача башкарып чыгуыңны белеп торырга тиешсең.

“Сөлек белән дәвалану – татарлардан килгән әйбер”

– Татар халкының үзенең дәвалау ысуллары булганмы?

– Миңа калса, безнең әби-бабаларыбыз да сөлекләр белән дәваланган. Гомумән, сөлек белән дәвалану – татарлардан килгән әйбер. Бездә аны Совет чорында юкка чыгарып бетергәннәр. Шул ук Кытай, Япониядә ул сакланып калган, тик аның төп чыгышы бездә. Элек сөлек белән дәвалану татарларда киң таралыш алган булган.

Һәр авылда сөлек куйдыра торган әбиләр булган, әмма алар бер үк сөлекне берничә тапкыр куллана торган булган: канын гына чыгарган һәм яңадан куйган. Хәзер исә сөлекләрне микроорганизмнардан саклану максаты белән бары бер тапкыр гына кулланалар, аны берничә тапкыр куллану ярамый. Ул – дәлилләнмәгән медицина, сөлекләр белән бик мавыга алмыйбыз. Фән бу өлкәне дә өйрәнсен иде дигән теләктә калам.

“Мәскәү Казан турында бик күп сөйли”

– Сез Мәскәүдә дә, Казанда да яшәгәнсез. Татарларга булган мөнәсәбәтне сөйләп китә алмассызмы?

– Татарларны Мәскәүдә бик тә хөрмәтлиләр, яраталар. Берәр нинди компаниядә татар кешесе булса, ул гел аерылып тора: тырышып үз эшен башкара. Мин барлык татарлар турында әйтмим. Әмма гомумән алганда, миндә шундый фикер калган.

Мәскәүдә укый башлаганда минем кайдан икәнемне сорыйлар иде. Казаннан дигәч, “о, татар кызы!” – диләр. Шунда ук караш үзгәрә: Мәскәүдә казанлыларны бик яратып кабул итәләр. Казан хәзер үзен аерым бер зур матур шәһәр итеп тәкъдим итә. Мәскәү Казан турында бик күп сөйли.

“Казан урамнарына азан сеңгән...”

– Халыкка һәм булачак медикларга киңәшләрегез?

– Әти-әниемә мине татар мәктәбендә калдырганнары өчен рәхмәтлемен. Әти һаман: “Татарча сөйләш!” – дип әйтә иде. Үзебезнең телебезне сакларга кирәк. Минем Мәскәүдә татарча сөйләшер кешем юк, Казанга кайткач мин татарча сөйләшүдән туктый алмыйм. Шуңа күрә Казанны яратып кайтам. Монда бар әйберне дә саклап, өйрәнеп яшәргә кирәк. Казанда шулкадәр экология әйбәт! Урамнарга азан сеңгән... Казанның энергетикасы балкып тора.

Студентларга исә минем киңәшем шул: иң беренче база, нигез кирәк. Анатомия, физиология һәм патофизиология. Аларны белсәгез, тынычлап терапия, неврология өлкәләрен өйрәнергә була. Дәваларга да җиңел булачак. Шуңа күрә укырга, укырга һәм тагын бер кат укырга.

Якын арада планнарда үземнең лабораториямне булдыру: ул "Лаборатория Усманова" дип аталачак. Анда мин яңа технологияләр нигезендә космеотология буенча дәресләр, тәҗрибәләр бирергә телим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100