Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Косметолог: «Бетчәләр органнар белән проблемалар барлыгы турында сөйли»

Биттәге бетчәләр нәрсә турында сөйли? Ир-ат белән хатын-кызның бит тиресе нәрсәсе белән аерыла? Битне халык чараларына нигезләнеп чистартырга ярыймы? «Интертат» әлеге сорауларны косметолог Альбина Муратовага юллады.

news_top_970_100
Косметолог: «Бетчәләр органнар белән проблемалар барлыгы турында сөйли»
https://ru.freepik.com

Нәрсә ул битне чистарту? Аның әһәмияте нидә?

Битне чистарту –  косметологик процедура, ул бит тиресен май бизләреннән, пычрактан һәм үлгән күзәнәкләрдән чистарту максатыннан үткәрелә.  Косметик чистарту матдәләр алмашу процессын нормальләштерергә һәм тире сәламәтлеген кайтарырга ярдәм итә.

Профессиональ рәвештә битне чистарту тирене токсиннардан арындырырга, күзәнәкләрне (поры) чистартырга һәм аларга нормаль сулыш алу мөмкинлеген кайтарырга ярдәм итә. Нәтиҗәдә, бит төсе яхшыра, вак җыерчыклар тигезләнә, комедоннар юкка чыга, күзәнәкләр регенерациясе тизләтелә.

  • Комедон – кечкенә генә ак төстәге тире кисталары. Аларны сытарга ярамый. 

Комедоннар

Фото: © https://www.medestet.com/czeli-obrashheniya/komedonyi

Бит чистарту процедурасына нинди очракта барырга кирәк?

Бит тиресенең майлылыгы, киңәйтгән күзәнәкләр (поралар), комедоннар, аксыл тимгелләр, тонусның кимүе һәм бит тиресе начарлануы, коруы һәм тән төсенең төрле булуы – барысы да косметологка мөрәҗәгать итәргә күрсәтмәләр булып тора. 

Процедура вакытында махсус аппаратлар ярдәмендә тиренең күзәнәкләрен вак пычрак кисәкчәләреннән, тыгылган май бизләреннән һәм эпидермисның үлгән күзәнәк катламнарыннан арындыру процессы бара. Тышкы эффектка ирешүдән тыш, процедура кан әйләнешен дә яхшырта.

Кемнәргә битне чистартырга ярамый?

Битне чистартырга һәркемгә диярлек ярый. Тик шулай да кайбер чикләүләр бар. Мәсәлән, кискен салкын тию һәм ялкынсыну авырулары вакытында, төрле операцияләрдән соң бит тиресен чистартырга киңәш ителми. Экзема, псориаз, дерматит, шулай ук аллергик реакцияләр булганда чистартуны үткәрергә ярамый. Эсседә һәм көчле салкыннар вакытында битне чистартуның йомшак төрләре генә үткәрелә.

Битне чистартуның нинди төрләре була?

Йөзне чистарту мануаль (кул белән чистарту) һәм аппарат белән чистарта торган була. Аның техникасы тирегә тәэсир итү ысулы белән аерыла.

Битне мануаль рәвештә чистартканда, әлеге процедура косметолог тарафыннан башкарыла. Моның өчен бары тик тикшерелгән инструментлар гына кулланыла. Мәсәлән, Уно кашыгы, Видаль элмәге.

Өстән аска: Уно кашыгы, Видаль элмәге.

Фото: © Ралинә Сәлимова

Процедура алдыннан махсус эретмә тидереп, күзәнәкләрнең тишеген ачалар. Пычракны, тире маен, тиренең кытыршы җирләрен, комедоннарны, стерильлек кагыйдәләрен төгәл үтәп, кул белән чистарталар. Мануаль ысул майлы һәм проблемалы тирене чистартканда үткәрелә.

Битне аппарат белән чистарту – төрле косметологик җайланмалар ярдәмендә башкарыла. Мәсәлән, ультратавыш чистарту. Тирене пычранудан, артык тире майларыннан, комедоннардан чистартудан тыш, ультратавыш җыерчыкларны киметергә ярдәм итә. Ул – бик эффектив. Мондый чистартудан соң тире дымлы, тигез, ялтырап торганга әйләнә. 

Вакуумлы чистарту насадка тирегә басым ясый, шуның аркасында анда кан әйләнеше көчәя, күзәнәк тишекләре ачыла һәм кара нокталардан, май тыгыннарыннан сыеклык бүленеп чыга. Вакуум да тән тиресен яхшыртырга сәләтле.

Ике ысулны да кулланып яки катнаш рәвештә битне чистарту – тирене интенсив чистарту өчен аппарат һәм кул белән чистартуны берләштереп кулланылырга мөмкин. Аппарат тәэсире эпидермис өслеген чистартырга, рельефны тигезләргә һәм тирегә сәламәт төс кайтарырга ярдәм итә. Аннары косметолог тиренең тирән пычрануын кул белән бетерә.

Катнаш бит чистартудан соң нәтиҗә.

Фото: © Альбина Муратованың шәхси архивыннан алынды

Кайсы төр чистарту яхшырак булып чыга?

Проблемалы йөз өчен иң нәтиҗәле ысул – ул мануаль чистарту. Икенче төрле әйткәндә, механик чистарту. Ул битне максималь рәвештә пычрактан арындырырга һәм биттәге үлектән арынырга булыша. Артык сизгер һәм сусызлануга бирелүчән тире өчен ультратавыш белән чистарту киңәш ителә. Бу ысул эпидермисның тирән катламнарын чистартудан тыш, тирене киптермичә, алмашу процессын да торгызачак. Чистартуны сайларга, тиренең аерым үзенчәлекләреннән чыгып, сезнең косметолог ярдәм итәчәк.

Процедурага ничек әзерләнергә? Берәр чикләүләр бармы?

Берничек тә әзерләнеп мәшәкатьләнергә кирәкми. Косметолог сезнең өчен бөтен эшне үзе эшли.

Процедура ничек үтә? Шул турыда сөйләгез әле.

Бит тиресен әзерлибез: биттәге пычракны, тузанны сөртеп алабыз, юабыз, пилинг тидерәбез, аннары парга әйләндерүче гель яки лосьон салабыз да, ул күзәнәкләрне киңәйтеп, ачып җибәрә. 

Аннары махсус инструментлар белән чистарту этабына күчәбез. Процессы рәхәт әйбер түгел. Ул шактый озак вакытны ала. Монда түземлек кирәк. Процедурадан соң биттә бернинди дә кара нокталар калмый. 

Аннары тән тиресен «тынычландырыр» өчен, биткә маска куябыз. Тоник һәм крем тидерәбез. 2-3 көн дәвамында биттә кызарулар калырга мөмкин, бит шешенә. Шуңа күрә процедураны ялларга таба үткәрергә киңәш итәбез. 

Процедурадан соң нинди киңәшләр бирәсез?

Йөзне чистартканнан соң, атна дәверендә мунча, сауна керергә, кызынырга ярамый, ә тирене ультрафиолет нурланышыннан сакларга кирәк. Солярийдан баш тартыгыз. Ул битне чистартканнан соң гына түгел, ә гомумән организмга зарарлы. Шулай ук, бит чистартканнан соң, макияж ясарга, кул белән орынырга ярамый. Битне хлоргексидин белән эшкәртә күрмәгез!

Процедураның плюсларын һәм минусларын санап китегез әле. 

Минуслары: чистартканда, берникадәр дәрәҗәдә авырту тою һәм санап киткән чикләүләр булу. Процедурадан соң ниндидер чарага бара алмаячаксыз. Әгәр сез каядыр барырга планлаштыргансыз икән, битегезне алдан ук чистартыгыз. Плюслары: чиста һәм сәламәт бит.

Битне еш чистартырга йөрергә ярыймы?

 Бөтен нәрсә тиренең халәтеннән тора. Гадәттә коры һәм сизгер бит тиресе булган кешегә әлеге процедураны еш үтәргә киңәш ителми. Кагыйдә буларак, айга 1 тапкыр чистарту яхшы. Нормаль бит тиресе булганнарга, агрессив ысуллар кулланмыйча, 2 айга 1 тапкыр үтәргә кирәк. Ультратавышлы чистарту белән дә чикләнсәң була.

Ә менә майлы бит тиресе булганнарга айга 1-2 тапкыр эшләргә кирәк. Кайбер очракта ешрак та булса ярый әле. Чистарту сыйфатлы, тирән булырга тиеш. Вакуумлы һәм механик чистарту кешегә күбрәк туры килә.

Шуны искәртәм: косметология дәвалануны алмаштыра алмый. Даими чыгып торган бетчәләр, яки тагын башка дефектлар берәр орган белән проблемалар барлыгы турында сөйли. Бу вакытта битне түгел, ә организмны дәваларга кирәк. Әлбәттә, организмның дәвалануга мохтаҗ булуы косметологка барудан баш тартырга дигән сүз түгел. Алар икесе дә әһәмиятле. Әмма процедура эффектив булсын дисәгез, тышкы кыяфәтегегезне генә түгел, организмда барган проблемаларыгызга да битараф булмагыз. 

Битне ничә яшьтән чистартырга ярый?

9 яшьлек балаларга да ясыйбыз. Бу очракта бала әти яки әнисе белән килә. Шулай ук, картлар да чистарттыра ала. Күпчелек кешедә комедоннар була. Яшьтән тормый ул.

Бит чистарту процедурасы күпме вакытны ала?

Миндә чистарту 1 сәгать яки күбрәк вакытны ала. Минем 8 еллык тәҗрибәм бар. Пациентка ничек авырттырмыйча гына һәм тиз генә битен чистартырга була икәнен яхшы аңлыйм.

Ир-ат белән хатын-кызның бит тиресе нәрсәсе белән аерыла?

Төп аерма шунда: ир-атларның тән тиресе калынрак булганга күрә, препаратларның җитдиен кулланырга кирәк. Шулай ук ир-атларның битләрендә сакал, мыек үсә. Шуңа бәйле аларда май бизләре күбрәк. Хатын-кызларның бите күпкә йомшаграк.

Халык чаралары белән битне чистартуга ничек карыйсыз?

Шикләнеп. Күпчелек очракта аның эффекты дәвамлы түгел. Бит ярсый, һәм биткә яңа бетчәләр чыгарга мөмкин. Һәр кешенең тиресе төрле була һәм үзенең чистарту чарасын күрергә кирәк. Моның өчен профессионалларга мөрәҗәгать итү мөһим.

Фото: © Альбина Муратованың шәхси архивыннан алынды

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100