news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Косметиканы кайчан алмаштырырга кирәк?

Яраткан косметика чарасыннан ял итеп алырга кирәк, ди белгеч.

news_top
Косметиканы кайчан алмаштырырга кирәк?
https://pixabay.com

Табиб-дерматолог косметика чараларын алмаштырып торырга киңәш итте. Бу турыда «360» телеканалына табиб-дерматолог Наталья Махнева сөйләде.

Косметиканы өч айга бер мәртәбә алмаштырырга кирәк. Иске чараларны ташламагыз, тән тиресе алардан ял итеп кенә алсын. 

«Әгәр берәр төрле косметиканы куллана башлагач, башта бар да яхшы булса, әле аннары да барысы шәп булыр дип көтәргә кирәкми. Яраткан косметика чарасыннан ял итеп алырга кирәк. Аннары кабат шуны ук сөртә башларга була», — ди ул.

Дерматолог сүзләренчә, тониктан һәм күбектән башлап, кремга кадәр — барысын да бер линиядән файдаланырга кирәк. Үзеңнең тән тиресе тибына яраклы косметиканы сайлаганда, белгеч белән киңәшегез, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар