Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коскан кешенең уразасы бозыламы?

news_top_970_100
Коскан кешенең уразасы бозыламы?
"Татар-информ" архивы

Уразалы кешенең косуы турында Татарстан Диния нәзарәте сайтында аңлаттылар.

Косу ике төрле була.

  • Ашказаны бозылу, күңеле болгану сәбәбе белән үзеннән-үзе косу.
  • Бугазга бармакны тыгып яки башка берәр сәбәп белән үзеңне мәҗбүри костыру.

Әгәр косу үзеннән-үзе барлыкка килсә, шуңа игътибар итәргә кирәк: әгәр косык авызга тулмыйча, аз гына булып, үзеннән-үзе кире ашказанына төшеп китсә, бердәм фикер нигезендә, уразаны бозмас. Ләкин эчкә кире кертелгән очракта, имам Мөхәммәд фикеренчә, ураза бозыла. Имам Әбү Йосыф фикеренчә, бозылмый. Чөнки бу, аз булганга күрә, тәһарәтне бозмаган кебек, уразаны да бозмый.

Әгәр косык авыз эченә тулып, кире ашказанына төшеп китсә, Имам Әбү Йосыф фикеренчә, ураза бозыла. Чөнки авыз тулы косык тәһарәтне боза. Имам Мөхәммәд фикеренчә, бозмый. Ләкин бу косыкның бер өлеше яки бөтенесе дә үзеннән-үзе түгел, махсус йотып җибәрү нәтиҗәсендә кире ашказанына төшерелсә, бердәм фикер буенча, ураза бозыла.

Әгәр косык махсус чыгарылса, шуңа игътибар итәргә кирәк: авыз косык белән тулса, ураза бозыла. Әгәр косык авызны тутырмыйча, аз гына булса һәм үзеннән-үзе кире төшеп китсә, имам Мөхәммәд фикеренчә, ураза бозыла. Әбү Йосыф фикеренчә, бозылмый.

Косык ашказанына кире төшеп киткән очракта, имам Мөхәммәд фикеренчә, бер риваятьтә Әбү Йосыф фикеренчә, ураза бозылмый.

Әбү Йосыфтан тапшырылган башка риваять буенча, ураза бозыла.

Имам Әгъзам фикеренчә, энә чәнчү уразаны боза. Каза кылырга кирәк, кәффарәте таләп ителми.

Имамәйн фикеренчә, ураза бозыла.

Саклыкка нигезләнгән фәтва – имам Әгъзамның карашы. Ягъни энә белән чәнчү уразаны боза (Ибн Габидин, «Рәддүл Мохтар галә Дүррүл Мохтар», 2 том, 395-401 бб.; «Тахтави галә Мәракил Фәлаһ», 542-546 бб.; «Фәтава-и Һиндиййә», 1 том, 302-305 бб.).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100