Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Косичка" сыры

Әлмәт районында яшәүче Рәдифә Ногмановадан "Косичка" сыры рецептын тәкъдим итәбез. Мондый төр сыр ясау өчен оеткы - сычуг кирәк булачак. Аны даруханәдән сатып алырга мөмкин.

news_top_970_100
"Косичка" сыры
Бер чиләк сыер сөтен катык оеткысы сала орган температурага кадәр утта җылытырга. Шуңа бер-ике капкач яки 5-6 таблетканы (сычуг сыек яки таблетка кебек була) сөттә изеп салырга. Әйбәтләп болгатып одеял белән каплап куярга. Бер-ике сәгатьтән масса оеп чыга. Шуны кул белән "ватып", тагын бер ярты сәгатькә тынычлыкта калдырырга. Эремчексыман масса төпкә утыргач, шуны сөзәргә һәм пресс астына куярга. Тозласаң бусы 2-2,5 кг чамасы адыгей сыры була.

12-24 сәгатьтән соң шул сырны ике бармак зурлыгы ваклап, өстенә күмелгәнче кайнаган су коярга. Эшләргә жиңел булсын очен 3-4 өлешкә буләргә онытмагыз. Масса бераз эри башлый. Аны тиз-тиз итеп агач калак белән җыярга кирәк. Аннары кул белән дәвам итәргә, массадан "токмач камыры" басарга. Түгәрәк килеш тозлыкка салсаң, сулугуни килеп чыга.

Әвәли торып уртасын тишеп кайнар суга манчып торырга онытмыйча (бераз кайнар су өстәргә була) сузарга, өзелмәскә тиеш. Җепсыман була. Озынайгач бөкләргә, тагын сузарга, янә бөкләргә, янә сузарга.

" Җепне киләпкә салган төсле эшләнелә", - ди Рәдифә ханым.

Шуны үреп яки үрмичә 10 процентлы салкын тозлы эремәгә (1 литр суга 100 грамм тоз) салып бер тәүлек тотарга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100