"Кошмар апа!" Димче Роза Сябитованың кайсы фотосын ошатмаганнар?
"Кошмар апа!" Димче Роза Сябитованың кайсы фотосын ошатмаганнар?
Телевидение алып баручысы Розя Сябитова инстаграмына янәшә ике фото куйды. Берсендә Роза артык ачык киемнән, ботларын аерым баскан, чәчен туздырган. Икенчесендә тыйнак кына итеп чәчен җыйган, күзлек кигән, үзе дә яхшылап киенгән.
"Кемгәдер кияүдә булу килешә, ә миңа юк ахрысы. Мин кияүгә чыкканчы һәм кияүдә булганда. Аермасы котычкыч. Сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?" - дип язган Роза.
Розаның соравына җавап бирүчеләр арасында шелтә белдерүчеләр күп: "Роза, беренче фотогызны алып ташлагыз, ул котычкыч!" "Элек сез париклы иргә охшаган булгансыз, ә хәзер хатын-кыз", "Кошмар апа!" - дип бәя бирүчеләр бар.
Әмма күбесе Розаны нинди халәттә дә матур дип саный.