Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кош теле рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан кош теле рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Кош теле рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: он – 300 г, йомырка – 3 данә, чәй содасы, пычак очы белән генә тоз, кыздыру өчен сары май яки үсемлек мае – 1 л өстенә сибү өчен шикәр оны.

Эш барышы: 3 йомыркага (икесенең сарысын гына кулланабыз) тоз һәм сода, он кушып камыр басабыз да калынлыгы 1–1,5 мм булырлык итеп җәябез. Тәгәрмәч-пычак белән башта 3–3,5 см киңлектәге тасмалар, шулардан исә 4–5 см лы ромблар кисәбез һәм кайнап торган сары майда (яки үсемлек маенда) пешереп алабыз. Суытып, өстенә шикәр оны сибәбез һәм, вазаларга салып, табынга чыгарабыз.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100