Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Косалар, көзән җыера» – Сидр эчкәннән соң үлгән хатынның игезәк балалары ятим калган

news_top_970_100
«Косалар, көзән җыера» – Сидр эчкәннән соң үлгән хатынның игезәк балалары ятим калган
"Татар-информ" архивы

Түбән Новгород өлкәсендә 32 яшьлек Ксения Л. сидр эчкәннән соң вафат булган. Богородск шәһәрендә яшәүче хатынның игезәк балалары ятим калган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Төбәкнең сәламәтлек саклау министры Давид Мелик-Гусейнов сүзләренчә, Ксения суррогат алкоголь эчүдән агуланган һәм, табиблар тырышлыгына карамастан, хастаханәдә үлгән.

«Табиблар бар көченә пациентны коткарырга тырышты. Тик метанол дозасы фаталь иде», – дигән ул.

Ксенияне атна ярым элек хастаханәгә китерәләр. Анда метанол белән агулану билгеләре була. Ксения Самарада ясалган сидр эчүчеләр арасында була. Пациентларның күңеле болгана, косалар, көзән җыера, күз күреме бозыла.

Ксения комага китә һәм ИВЛ аппаратында була.

Мәрхүмә хатынның полициядә эшләгән булуы билгеле.

Ул Түбән Новгород өлкәсендә суррогат сидр эчеп үлүчеләрнең 4нчесе була. «Хәзерге вакытта тагын 1 кеше хастаханәдә дәвалана. Аның хәле уртача авырлыкта», – дигән министр.

Россиядә сидр белән күпләп агулану дулкыны июнь башында узды. Башта – Ульяновск өлкәсендә, аннары Самара, Пенза, Курган, Түбән Новгород өлкәләрендә, Удмуртиядә агуланучылар билгеле булды. 100 кеше зыян күрде, аларның 69ы хастаханәдә, 37се үлде.

Җинаять эше ачылды. Самара өлкәсендә «Анди» ҖЧҖ хуҗасы – төп шикләнелүче, аны 4 августка кадәр кулга алдылар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100