Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кош теле рецепты: «Кабып алгач, эреп китә, әй тәмле дә инде!»

news_top_970_100
Кош теле рецепты: «Кабып алгач, эреп китә, әй тәмле дә инде!»
Абдул Фархан

Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, Ленин орденнары кавалеры, милли татар аш-суын дөньяга таныткан Юныс Әхмәтҗановка багышланган беренче фестиваль-конкурс узды. Югары Кибәхуҗа авылыннан Гөләчәчәк Гинатуллина кош теле алып килгән.

Пешерү өчен: 6 йомырка, тоз, сода, ванилин, май, он, шикәр комы кирәк.

– Кош теле пешерү өчен 6 йомырка алам, 4 йомырканың сарысын аерып салам, калган 2 йомырканы ничек бар, шулай салам. Тоз, сода, ванилин кушам, он салып, камыр басам. Камырны сырлап кисәм, майга салып пешерәм. Майдан алгач, өстенә шикәр комы сибәм. Көнбагыш маенда пешкәч, кетердәп кенә тора. «Бисмилла»ны онытмасаң, бик тиз һәм җайлы була. Кабып алгач, эреп китә, әй тәмле дә инде! – ди хуҗабикә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100