news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кош-кортны чыгарып йөртмәү, сулыкларга җибәрмәү яхшырак

news_top
Кош-кортны чыгарып йөртмәү, сулыкларга җибәрмәү яхшырак
«Татар-информ» архивы

Башкортстан Республикасының «Башкирская» кош фабрикасында кошлар күпләп үлгән, һәм оешмада кош гриппы расланган. Башкортстан Республиксы Татарстан белән чиктәш төбәк булганлыктан, безнең территориядәге кош-кортларга да куркыныч яный.

Кошларны әлеге республикадан вакытлыча сатып алмау хәерлерәк булыр. Шулай ук Киров өлкәсе, Удмуртия республикасында да кош гриппы буенча вазгыять катлаулы. Кыргый кошлар белән очрашмасыннар өчен, йорт кошларын чыгарып йөртмәскә, ябык урыннарда сакларга кирәк. Ачык сулыкларга да чыгарып йөртергә ярамый, дип кисәтә белгечләр.

Кош гриппы табылган кошчылык фабрикасы Россиядә йомырка һәм йомырка продуктлары җитештерә торган иң эре оешмаларның берсе булып санала. Анда быел 440 миллион данә йомырка җитештерелгән. 2,6 миллион кош бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар