Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кош гриппы һәм кызамык: язын нинди чирләр яный

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы йогышлы чирләр таралу мөмкинлеге турында кисәтә. Әмма KazanFirst сораштырган табиблар, бүген һич тә грипптан куркырга кирәкми, дип ышандыра.

news_top_970_100
Кош гриппы һәм кызамык: язын нинди чирләр яный
KazanFirst

Коронавирус афәтенең әзме-күпме стабильләшүенә сөенергә җитешмәдек, инде Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы халыкны яңа төр пандемиягә әзерләнергә чакыра. Бу хакта KazanFirst сайтында Анастасия Марухина яза.

Сүз без ишетеп ияләшкән H1N1 гриппы турында түгел, ә моңарчы бары тик кошлар гына чирли торган H5N1 турында бара. Бу атнада Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эпидемиологы Ричард Пибоди шундый белдерү ясады.

Галим сүзләренә караганда, вирус бик тиз мутантлаша. Аның белән кошлар гына түгел, имезүче хайваннар да авырый башлаган, димәк, аның тиздән кешеләргә дә күчүе ихтимал. Өстәвенә, инфекция кошлардан кешегә генә түгел, бер кешедән икенчесенә дә йогарга мөмкин икән. Шуңа күрә, мондый очраклар арта барып, планетакүләм хәвеф-хәтәр дәрәҗәсенә җитәргә мөмкин.

Вирус авыл районнарында – кош асрау гадәткә кергән йорт хуҗалыклары арасында аеруча куркыныч.

Киек һәм йорт кошларын бөтен Җир шары буенча миллионлап кыра торган кош гриппының яңадан кабынуы 2-3 ел элек А вирусының аерым бер тибы аркасында башланды, дип аңлата галим. Эпидемиолог, үлгән яки чирле кошлар һәм җәнлекләргә кагылмаска кирәк, ди. Шулай ук, кош фабрикаларында эшләүчеләрнең нык саклануы мөһим, ди ул.

– Кешегә кошлардан вирус күчү куркынычын киметү өчен, без алгы сызыкта булырга тиеш. Без моңа әзерләнергә тиеш, – ди эксперт.

Табиб сүзләренә караганда, фәнни берләшмә киләчәктә кирәге чыгуы ихтимал вакцинаны әзерли башлаган инде.

Шул ук вакытта, Татарстан белгечләре паникага бирелергә ашыкмый. Быел республикада кешеләрнең кош гриппы йоктыру очраклары теркәлмәгән, ди санитар табиплар.

– Вирус мутантлаша. Һәм аның төрләренең кешегә күчү куркынычы бар. Кошлар арасында чир йоктыру очраклары булганда, без һәрвакыт, ветеринарлар белән берлектә, һәр очракны өйрәнәбез. Кош ите эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре һәм йортларында күпләп кош асраучыларга ел саен кош гриппыннан прививкалар ясала, – ди Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары – дәүләт баш санитар табибы урынбасары Любовь Авдонина.

Роспотребнадзорның «бу чир таралыр» дигән җитди шикләре юк, вакцинацияләү тиешле күләмдә үткәрелгән, дип ышандыра Татарстан буенча дәүләт баш санитар табибы урынбасары. Кош гриппы урынына, татарстанлыларга башка чирләр: гриппның бүтән төрләре, тын юллары кискен вирус инфекциясеннән (ОРВИ) сакланырга кирәк, хәер, коронавирус та әле китеп югалмаган.

Грипп Татарстаннан китә, ләкин кире кайтачак

Быелгы эпидемиологик сезонда коронавирусны грипп һәм ОРВИ алыштырды. Әйтик, узган сентябрьдән хәзергә кадәр Татарстандагы йогышлы чирләрнең 70%ын грипп тәшкил иткән, аның да 52% – дуңгыз гриппы.

Республикада башта А гриппы хакимлек итте. А вирусы кешеләрне дә, хайваннарны да чирләтә ала. Аның төрләре – кош гриппы һәм дуңгыз гриппы. А гриппының уртача һәм авыр уза торган формалары бар, гадәттә, ул пандемия дәрәҗәсенә үк җитә. Андый очраклар 2-3 елга бер булып тора. А тибындагы грипп – иң куркыныч төрләрнең берсе. Ул туктаусыз мутантлашуы һәм антиген составы гел үзгәртеп торуы белән мәкерле.

Бүген татарстанлылар, нигездә, гриппның Б төре белән авырый. Авдонина сүзләренә караганда, эпидемиологик сезон ахырында нәкъ менә шушы вирус килә. Ул кешегә бары тик башка кешедән генә йога ала. Ул, шулай ук, үзгәрә ала, шуңа да карамастан, эпидемия дәрәҗәсенә җитми, күп вакытта локаль характерда була. Хәтәр төркемгә иммунитеты какшаган кешеләр, аеруча картлар һәм балалар, бәби көтүче хатын-кызлар һәм хроник чирләре булган кешеләр керә.

Татарстан буенча Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, 1 атна эчендә республикада грипп белән 15718 кеше чирләгән, узган атна белән чагыштырганда, бу – 32%ка кимрәк дигән сүз. Моннан тыш, бу күрсәткечләр эпидемия бусагасыннан 30%тан артыгракка түбән.

– Чир иң нык таралган чорда грипп вируслары 80% тәшкил иткән булса, соңгы атнада грипп табылу очраклары бары тик 44% кына, – дип билгеләп үтә Любовь Авдонина.

Фото: © KazanFirst

Әмма Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор гриппның да, коронавирусның да кабат көчәю ихтималын кире какмыйлар. Чирнең яңа дулкыны килеп җиткәнче, татарстанлыларга прививка ясатырга тәкъдим итәләр.

Ә хәзергә гриппка һәм ОРВИга алмашка «эчәге гриппы» килергә мөмкин, ди ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Халит Хәертдинов. Бу йогышлы авыру нигездә ашказаны-эчәк трактын зарарлый.

Вирусның төп йогу юлы – пычрак куллар һәм көнкүреш предметлары аша. Шулай ук, вирус йоккан су аша, сөт, сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш аша, шулай ук, көнкүреш предметлары, уенчыклар аша да кеше организмына үтеп керә. Һава-тамчы юлы белән дә тарала. Шуңа күрә, кайчандыр ковидтан саклану өчен кулланган әйберләр: маска һәм антисептиклар турында да татарстанлылар онытмасын иде, ди медиклар.

Бу чир эләксә, кагыйдә буларак, кешенең башта температурасы күтәрелә, калтырата башлый, хәлсезлек баса. Соңрак, шуларга эч авырту, косу килеп кушыла. Соңгысы – «эчәк вирусы» инфекциясенең төп билгесе, һәм көнгә ул берничә тапкыр кабатлана ала. «Эчәк гриппын» теләсә кайсы яшьтәге кешеләр дә эләктерергә мөмкин, шулай да, ул күбрәк 3 яшькә кадәрге балаларда һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләрдә күзәтелә икән.

Ә ковид нишли?

Коронавирус инфекциясе беркая да китмәде, диләр медиклар. Ул әле һаман безнең белән. Әйтик, тәүлек эчендә яңа 142 очрак теркәлгән (мәгълүматлар 4 март буенча. – ред. иск.), ә 2023 ел башыннан барысы 5000 татарстанлы бу чирне эләктергән. Узган елның шушы вакыт белән чагыштырганда, бу – бик бәләкәй сан. Хәтерегезгә төшерәбез, узган ел Covid-19ның иң нык таралган чоры гыйнвар-февраль айларына туры килде. Ул вакытта 5000 очрак – тәүлеклек күрсәткеч булып тора иде.

– Атна эчендә чирләүчеләрнең 18%ка артуын күрәбез, әмма моннан 2 атна алдагы күрсәткечләргә караганда, бу – азрак. Анда үсеш 22% тәшкил иткән иде, аннан да алдарак – 6 атна элек – 37% иде. Бүген ситуация стабиль санала, – ди Авдонина.

Иң нык йогышлы саналучы «омикрон» штаммының төрле мутацияләре дә коронавируска элекке гайрәтен кайтаруда ярдәм итмәде. Экспертлар сүзләренә караганда, алар вирусның йогышлылыгын арттырган, ә көчен исә киметә төшкән. 97% очракта исә чир симптомнарсыз гына үтә икән.

Алга китеш динамикасы булса да, тынычланырга да ярамый, ди экспертлар. Татарстанда әле бит һаман да ковид аркасында кеше гомеренә куркыныч янаган очраклар бар. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, төбәктә әле дә 17 ковид госпитале эшли. Аларның кайберләре бәләкәй генә – 10 урынга исәпләнгән; шулай ук, кирәк очракта, 300дән артык пациент кабул итәргә әзер булган зур хастаханәләр дә бар, Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе – шундыйлардан.

Фото: © KazanFirst

ТР баш санитар табибы карары әле дә гамәлдә, дип искә төшерә Любовь Авдонина. Бу документ буенча, дәвалау учреждениеләрендәге медицина хезмәткәрләре маскадан йөрергә тиеш, ә хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләрнең температураларын үлчәү зарур.

Шулай ук, республикада әле һаман да коронавирус инфекциясеннән вакцина ясатырга мөмкин. Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, төбәктә кирәкле барлык вакциналар да: инъекцияләр дә, интраназаль булганнары да бар. Вакцинацияне яшәү урыны буенча теләсә кайсы поликлиникада ясатырга мөмкин. 122 кайнар линиясе аша әлеге процедурага язылырга, аның турында күбрәк мәгълүмат алырга була.

Татарстанга кызамык яный

Татарстан буенча Роспотребнадзор башлыгы Марина Патяшина гыйнвар аенда кызамык чире аркасында борчылуын белдергән иде. Илдә аның 4 зур учагы ачыкланган, ә 2022 елда төбәктә 1 очрак табылган. Бүген дә бу авыруның берән-сәрән очраклары теркәлеп тора.

Кызамык – организмның агулануы, өшү-туңу, сулыш органнары ягыннан катараль күренешләр һәм тәнгә чыгучы бетчәләр (экзантема) белән сыйфатланучы, көчле йогышлы авыру. Чир көчәеп, өзлегү нәтиҗәсендә ларингит, бронхопневмония булырга, колак, муен лимфа төеннәре яки баш мие ялкынсынырга, кеше сукыраерга мөмкин. Кызамык белән күп очракта 2-5 яшьлек балалар чирли. Зурларда кызамык сирәк очрый.

Фото: © KazanFirst

Инфекция һава-тамчы юлы аша йога. Аның йогышлылыгы гаять зур. Торак йортларда кызамык чагыштырмача зур арага: күрше бүлмәләр, күрше фатирларга, бер каттан икенче катка да таралырга мөмкин.

– Республикага кызамык күрше төбәкләрдән керә. 2022 елда Таҗикстаннан кайткан 1 очрак билгеле булды. Күптән түгел Самара һәм Волгоград өлкәләрендә кызамык очракларын теркәделәр. Бу – читтән чир кермәсен өчен безгә игътибарлы һәм сак булырга кирәк, дигәнне аңлата, – ди Халит Хәертдинов.

Кызамык – начар чир, шуңа күрә үзеңне сакларга кирәк. Иң җиңел һәм дөрес юлы – вакцина ясату. Профилактик прививкалар милли календарь буенча, кызамыкка каршы прививка балаларга 1 яшьтән 6 яшькә кадәр, зурларга 35 яшькә кадәр ясала. Кызамыкка каршы ревакцинация беркайчан да кызамык белән чирләмәгән һәм прививка ясатмаган, йогышлы чирләре һәм прививкалары анамнезы билгесез кешеләргә, йогышлы чирләрне билгеләү өчен тикшергәндә кан составында кызамыкка каршы антитәнчекләр табылмаган кешеләргә ясала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100