Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корылыкка бәйле хәл режимы турында фермер: «Страховой» хәлләр дә булды, әмма...»

Фермерлар белән корылык, иминиятләштерү мәсьәләләре, көтелгән уңыш турында сөйләштек.

news_top_970_100
Корылыкка бәйле хәл режимы турында фермер: «Страховой» хәлләр дә булды, әмма...»
Фотолар «Татар-информ» архивыннан

Эссе һава торышы урнашу сәбәпле, Татарстанда республиканың барлык районнарында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Боерык хокукый мәгълүмат порталында бар.

«Авыл хуҗалыгы культураларының һәлак булуына китергән куркыныч табигать күренешләре комплексы (кырау, коры җил, туфрактагы корылык) нәтиҗәсендә туган азык-төлек иминлеге куркынычын булдырмау максатыннан гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль системасы көчләре һәм идарә органнары өчен 2023 елның 3 июленнән, махсус боерык бирелгәнгә кадәр, гадәттән тыш хәл режимы кертергә һәм тиешле чаралар күрүнең төбәк дәрәҗәсен билгеләргә», – диелә документта.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 5 көн эчендә гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү буенча чаралар әзерләү бурычы йөкләнде. Муниципаль район башлыкларына гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссияләр һәм корылыкның тискәре нәтиҗәләрен бетерү чараларына җәлеп ителә торган көчләрнең эшче төркем составын билгеләргә тәкъдим ителде .

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров:

Себердә дә корылык. Россиянең Көньягында һава торышы чагыштырмача яхшы. Хәтта Түбән Новгородта да яңгыр кирәк вакытта ява. Идел, Кама буенда атмосфера басымы бик югары, яңгыр безгә керми. Локатор буенча күзәтәбез: ул туп-туры безгә килә дә читләтеп үтеп китә. Бу инде елдан-ел шулай, – диде министр «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

Министр фикеренчә, «гадәттән тыш хәл» режимы чәчүлекләрен иминиятләштергән хуҗалыкларга файдага булачак. «Быел күп кенә хуҗалыклар узган елга караганда күбрәк иминиятләштерде. «Гадәттән тыш хәл» режимы ниндидер компенсация алуга тәэсир итә ала. Нәрсә буласын карарбыз. Ләкин иминият компанияләре белән эшләү бик катлаулы», – диде азык-төлек министрлыгы җитәкчесе.

Шушы хәбәрләрдән соң, «Интертат» хәбәрчесе фермерлар белән корылык, иминиятләштерү мәсьәләләре, көтелгән уңыш турында сөйләште.

«Страховка түли башласаң, ыштансыз калабыз»

Алексеевск районыннан фермер Илшат Батдалов быел уңышның бик начар көтелүен әйтте. «Бездә корылык, яңгыр юк. Соңгы тапкыр яңгыр кайчан яуганын хәтерләмим дә. 34 градус, малай! Җиле дә юк, янып үләбез. Игеннәргә дымлылык җитми. Химияне яз көне иген чәчкәннән соң бер мәртәбә кулландык . Әле башка бернәрсә дә кулланган юк. Бәрәңгеләр дә көйде, чәчәк тә ата алмыйлар. Үзебез су сибәбез аларга. Көндез эсседә сибәргә дә ярамый. Быел уңыш былтыргының яртысы да булмас, дип уйлыйбыз. Башаклар кечкенә, «куститься» итә алмады», – дип сөйләде ул.

Илшат абый страховканы бер дә ясатмаганын әйтте. «Дөресен генә әйткәндә, монда страховка түли башласаң, бөтенесен җиренә җиткереп эшләсәң, ыштансыз калабыз. Болай да фермерларга юк инде ул. Холдинглар бөтенесен ала, ә безгә, фермерларга, үзегез беләсез, сәлам бирүче дә юк. Без дәүләт кешеләре кебек түгел. Гадел эшләгән кешегә ул гомергә булмады һәм булмаячак та.

Күптән түгел ноябрь-декабрь өчен тоннасына 2 мең субсидия бирергә тиешләр иде. Хәзер тоннасы 2 меңнән 700 сумга калдырганнар. Бер төрле вәгъдә итәләр, икенче төрле эшлиләр. Нишләтәсең инде, бернишләтеп булмый. Менә сезгә генә эш серен ачам инде. Әйтеп кара анда син «өстәгеләргә»! ... Көне-төне шул кырда азапланабыз. Кырдан чыкканыбыз да юк. Көне-төне эшлибез. Ә дәүләт шулай үч алгач, бигрәк рәнҗетә», – дип сөйләде ул.

«Соңгы тапкыр яңгыр 10 июньдә булды»

Биектау районы «Соватех» хуҗалыгы җитәкчесе Искәндәр Хәкимуллин һава торышы эссе булуына зарланды. «Соңгы тапкыр яңгыр 10 июньдә булды. Шуннан соң яңгыр яуганы булмады. Һава торышы 32 градусны күрсәтә. Бик эссе. Быел игеннәр бик иртә чәчелде. Чәчүгә 3 атнага иртәрәк кердек. Су әз, кояш каты, көндез эссе, төнлә салкын. Июнь ае шундый булды. Кайбер препаратлар белән төнлә түгел, ә көндез эшләргә туры килде», – диде ул.

Аның сүзләренчә, быел уңыш алдагы еллар белән чагыштырганда 50 процентка кимрәк көтелә. «Язгы чәчү буенча уңыш 50 процентка кимрәк көтелә. Ә «зимовой»лар буенча, бәлки, 20 процентка кимрәктер», – диде ул.

Искәндәр абый страховка башка ясатмавын белдерде. «2 ел страховка ясаттык. «Страховой» хәлләр дә булды, әмма безгә бернәрсә дә түләмәделәр. Хәзер башка бу сорау буенча йөрмибез. Без моңа нокта куйдык. Башка өметләнмибез дә. Үз көчебезгә таянып эш итәбез», – дип әйтте ул.

«Соңгы тапкыр яңгыр 10 июньдә яуды»

Тәтеш районының «Нур» агрофирмасы икътисадчысы Самат Нургалиев: «Корылык бик көчле. 1-2 көн элек Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов корылык буенча «гадәттән тыш хәл» режимы кертте. Һава торышы бик кызу. Көндез 35 градуска кадәр җитә температура. Соңгы тапкыр яңгыр 10 июньдә Сабантуй көне яуды. Бу эсседә игеннәргә генә түгел, башка тормышта да авыр. Тәтештә су юк. Суны вакыты белән генә кушалар. Тәүлегенә 4 сәгать су бар, аннары аералар. «Резервуар тутырабыз», – диләр Тәтештә. Яңгыр бик кирәк. Нәрсә булып бетәр, белмим. Уңыш быел көчле күренми. Яңгыр булса, әйбәт булыр иде. Хәзерге вакытта бик каты химия генә булыша. Яхшыга өметләнәбез», – диде ул.

«Иминиятләштерү турында уйлана башласак була»

Тәтеш районының «Нур» агрофирмасы җитәкчесе Радик Нургалиев, алга таба корылык көтелсә, иминиятләштерү турында уйлана башлавын әйтте. «Уңыш ничек булачагы турында прогнозлар ясарга яратмыйм. Әлегә бик әйбәт түгел. Яңгырлар юк бит инде. Безнең страховка ясатканыбыз булмады. Страховка ясатырга гадәтләнмәгән дә. Өстәвенә, төрле имеш-мимешләр бар, бик ала алмыйлар, ди. Тик шулай да алга таба да мондый һава торышлары көтелсә, ясату турында уйлана башласак була. Мәсәлән, узган елларны уңыш әйбәт иде.

Икенче атнага яңгырлар күрсәтә инде, Алла боерса. Ничек буласын алдан әйтеп булмый. Әлегә керткән ашламалар хисабына тора инде. Кертмәгән җирдә бернәрсә юк. Шулай да, аның җылысы да кирәк булды. Үсемлеккә дым гына түгел, җылы да кирәк. «Температураның эффективлыгы» дигән төшенчә бар. Ул шуны җыярга тиеш үзенә. Җылысы бар, хәзер дымы кирәк», – дип сөйләде ул.

«Көз көне хәл ителәчәк»

Корылыкка бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аграрийларның югалган ашлык өчен кайчан түләүләр ала алачагын аңлаттылар.

«Уңыш югалту сәбәпле Татарстан хуҗалыкларына килгән зыянны акчалата каплау мәсьәләсе көз көне хәл ителәчәк. Түләүләрне чәчүлекләрне иминиятләштергән һәм корылыктан зыян күргән аграрийлар алачак», – дип хәбәр итте республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов.

Корылык аркасында Татарстанның барлык районнарында да гадәттән тыш хәл режимы кертелде. «Иминиятләштерелгән хуҗалыклар иминият түләүләрен алачак. Көз көне бер гектардан күпме уңыш җыеп алынганлыгы исәпләнәчәк. Шул вакытта зыянны каплау өчен исәп-хисап ясалачак», – дип аңлатты спикер.

Ленар Гарипов һава торышы шартлары аркасында авыл хуҗалыгы өчен вазгыять катлаулы булуын билгеләде. Хәзер үк уңышның күп булмаячагы фаразлана. «Яңгырлар булмагач, игеннәр дә үсми. Майда салкыннар булу да игеннәр үсешенә зыян салды, кайберләре бөтенләй корыды. 33 мең гектар җиргә кабат чәчтеләр», – диде ул.

  • Узган ел белән чагыштырганда Татарстанда иминиятләштерелгән җирләр мәйданы 13,2 процентка, ягъни 360,3 мең гектарга арткан. Гадәттән тыш хәл программасы буенча 46,4 мең гектар көзге һәм 101 мең гектар язгы чәчүләр иминиятләштерелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100