Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коры табада пешкән чебурек рецепты

news_top_970_100
Коры табада пешкән чебурек рецепты
Фото: © Гөлүзә Василова

Чебурекны гадәттә майда йөздереп пешерәләр. Ә инде артык майлы ризык ашарга ярамаган яки теләмәгән кешеләр өчен коры табада пешкән чебурек рецептын тәкъдим итәм.

Аның камыры да бераз үзгә, кайнап чыккан су белән ясала.

Камыр өчен: 250 грамм кайнап чыккан су, 1 бал кашыгы тоз, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 400 грамм он. Савытка он иләргә, уртасына калган ингредиентларны салып кашык белән болгатырга. Аннары камырны бераз басарга һәм пакетка салып «ял иттерергә».

Эчлек өчен 400 грамм фарш, 1-2 суган, 3-4 сарымсак (салмаска да мөмкин), 60 грамм салкын су, чама белән тоз, борыч, яшеллек. Суганны блендер белән ваклап салсагыз, эчлек тагын да сусыл булачак.

Камырдан вак җәймәләр ясарга, бер яртысына юка итеп эчлек салырга. Чебурекның кырыйларын ябыштырып чыгарга һәм махсус пычак белән кисәргә була.

Коры табаны кыздырырга, чебурекның бер ягы кызгач, икенче ягын әйләндерергә, атланмай белән майларга һәм, өстен каплап, икенче ягын кыздырырга кирәк. Табадан алгач, икенче ягын да майларга онытмагыз.

Фото: © Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100