Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коры июнь һәм эссе август: галимнәр яз ахырында һәм җәен Татарстанда нинди һава торышы булачагын фаразлады

К(П)ФУ тикшеренүчеләре быелгы яз аномалияләре турында сөйләде, җәйгә һәм сентябрь аена һава торышын фаразлады.

news_top_970_100
Коры июнь һәм эссе август: галимнәр яз ахырында һәм җәен Татарстанда нинди һава торышы булачагын фаразлады

Марттагы өч аномалия

Беренче аномалия: Казан (Идел буе) федераль университеты метеостанциясе мәгълүматлары буенча, быел Татарстанда март аенда уртача температура -0,7 градусны тәшкил иткән (норма - 4,2 градус). Ай нормадан 3,5 градуска җылырак булган. КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова “Татар-информ”га үзенең күзәтүләре турында сөйләде.

“Мин 1875 елдан башлап язгы айлардагы һава торышы мәгълүматларын анализладым. 2019 һәм 1995 еллардагы март айлары аномаль җылы март айлары унлыгында җиденче урында. 2002 елның марты иң җылысы булып кала бирә. Ул елда уртача тәүлеклек температура 0,7 градус булган”, - диде ул.

Икенче аномалия: ай дәвамында 65 мм явым-төшем яуды. Бу - нормадан ике тапкырга артык. 1875 елдан башланган мәгълүматлар анализына караганда, быелгы март аномаль җылы гына түгел, ә бик дымлы да булган. Ул рейгингта бишенче урында. Әлеге вакыт аралыгында иң күп явым-төшем 1961 нче елның мартында яуган һәм 90 ммны тәшкил иткән. Быел мартта явым-төшемсез көннәр нибары җидәү генә булган.

Өченче аномалия: быел Казанда уртача тәүлеклек температураның ноль градустан күчеше рекорд дәрәҗәсендә бик иртә булды. 30 еллык мәгълүматларга караганда (1961-1990 еллар) мондый күчеш, гадәттә,, 30 март тирәләрендә була, тик быел ул 18 мартта булды.

Мартның өч декадасында да уртача тәүлеклек температура күпьеллык уртача күрсәткечләргә караганда 3 градуска югарырак булган. Март башында КФУ метеостанциясе мәйданчыгында карт катламы биеклеге 54 см булган. Ләкин ай ахырында 23 смга төшкән. Гадәттә, мондагы кар 14 апрельгә эреп бетә. Шул ук вакытта 24 мартта шәһәрдә иң көчле язгы буран булды – тәүлек дәвамында 15 мм тирәсе кар яуды. Әмма бу тарихтагы иң көчле кар яву түгел. 2006 елның 24 мартында Казанда 25 мм кар яуган иде.

Айның иң җылы көне 31 март булды. Бу көнне Казанда көндезге сәгатьләрдә температура 8 градуска кадәр күтәрелде. Әмма бу дата язның беренче аендагы иң җылы көн түгел. 2007 елның 31 мартында Казанда 14 градус җылы булган. 3 март айның иң салкын көне булды. Төнлә термометр баганалары -13,6 градуска кадәр төште.

Җылы, кояшлы апрель

Казанда аномаль җылы һәм кар-яңгырлар мулдан булган айга алмашка килгән апрель дә җылы булачак. Инде айның беренче атнасы азагында Татарстан башкаласында 8-9 градус җылы булачак. Якын арада явым-төшемнәр көтелми.

“Россия Федерациясе Гидрометүзәге фаразлары буенча, бу атнада безнең төбәктә һава торышын көнбатыш антициклон билгеләячәк. Кояшлы булачак, явым-төшемнәр көтелми. Атна азагына 8-9 градуска кадәр җылытачак. Хәзер антициклон үзәге Балтыйк диңгезе өстендә һәм безгә таба күченәчәк. Җиде көнгә фараз – уртача вакытка ясала һәм 60-70%ка аклана”, - диде профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Белгеч Казанда апрельнең беренче декадасында һава температурасы нормадан 2-3 градуска югары булачак диде. Россия Гидрометүзәге фаразлары буенча тулаем алганда температура нормадан 0,5 градуска югары булачак. Явым-төшемнәр дә нормада булыр һәм 80-120% тәшкил итәр дип фаразлана. Гадәттә, Казанда апрель аенда төнге уртача температура 0,8 градус җылы, ә көндез 9 градус була. 1961-1990 еллар күрсәткечләре буенча уртача айлык явым-төшемнәр 36 ммны тәшкил итә.

Май

Язның соңгы аенда уртача айлык температура һәм явым-төшемнәр норма чигендә булачак. Көндезге сәгатьләрдә уртача температура 8 градус, ә төнлә 18,9 градус җылы булачак. Айлык явым-төшемнәр – 37 мм булачак.

“Быелгы яз иртә килде һәм озакка сузылды. Мөгаен, җәй эссе булыр. Россия Гидрометүзәге фаразлары буенча, июньдә коры булачак. Антициклон булганда шулай була. Бу айда температура нормадан бераз югарырак булыр”, - диде Юрий Переведенцев.

Июнь

Россия Федерациясе Гидрометүзәгенең озак вакытлы фаразлары буенча, җәйнең беренче ае коры булачак. Явым-төшемнәр норма күләменнән нибары 20-50% кына булыр дип фаразлана, бу 73 ммны тәшкил итәчәк. Уртача температура нормага якын булачак. Июньдә төнге температуралар 12,3 градус, ә көндез 22,7 градус булачак.

Июль

Бу айда температура һәм явым-төшемнәр нормага якын булачак. Июльдә уртача айлык температура төнлә 14,8, ә көндез 24,8 градус булачак. Явым-төшемнәр күләме 70ммны тәшкил итәчәк.

Август

Озак вакытлы фаразларга караганда, җәйнең соңгы ае эссе булырга охшаган. Нормадан тайпылыш 15-60% булырга мөмкин. Явым-төшемнәр кытлыгы фаразланмый. Төнлә уртача температура 12,7, ә көндез 22,7 градус булачак. Явым-төшемнәрнең уртача күләме 69 мм.

Сентябрь

Көзнең беренче аенда явым-төшемнәр һәм температура режимы нормага якын булачак. Сентябрьдә көндез уртача температура еш кына 15,9 градуска, ә төнлә 7,5 градуска тигезләшә. Айлык явым-төшем күләме 52 мм тәшкил итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100