news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Корвалол белән валерьянканың нинди зыяны бар?

Бу даруларны табиб киңәшеннән башка эчәргә ярамый.

news_top
Корвалол белән валерьянканың нинди зыяны бар?
https://pixabay.com

Терапевт Надежда Капнинская сүзләренчә, стресс вакытында седатив препаратларны, мәсәлән, корвалол белән валерьянканы эчү кире эффект барлыкка китерергә мөмкин. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Нерв авыруларын сак кына һәм табиб белән дәваларга кирәк.

Корвалол бәйлелек китереп чыгарырга мөмкин, аны эчүдән туктагач курку, хәлсезлек, баш әйләнү, күңел болгану, көзән җыеру кебек билгеләр булуы ихтимал.

Валерьянканы чамасыз куллану паника, йокысызлык, эчәклек моторикасы бозылу, эч кату барлыкка китерергә мөмкин, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар