Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кортлары кайда?» — Җәвит Шакиров алмагачын видеога төшергән

Видеода җырчы: «Алма коела, әмма безгә калганы җитә», - дип сөйли.

news_top_970_100
«Кортлары кайда?» — Җәвит Шакиров алмагачын видеога төшергән
Рамил Гали

Җәвит Шакиров алмагачларын видеога төшергән. Видео янына:

«Тәгәрәпләр төште пар алмакай,

Ятимләнеп түгел, рәхәтләнеп калды алмагач!

Әзрәге коела шул

Вакытында яңгыр яумагач», — дип тә язган.

Җырчы видеода алмагачны кадерләп үстерүен, алмалары тәмле, сусыл булуын әйтә.

«Җәвит, коелган алмаларыгызны нишләтәсез соң?» — дип кызыксынган бер инстачы.

«Монда берәү киңәш биргән. Салаватның сыерларына бир дип! Уйлап торам әле…» — дип җавап язган җырчы.

«Алма коелгач әйбәт түгел инде, карап кына үстерәбез дигән буласың үзең», «Бездә дә эссе көннәр торгач коела башлаган иде, мин шлангы белән күп итеп су агыздым. Хәзер үсеп киттеләр, коелмый башлады. Су агызып кара әле, алмагач та тере бит, эчәсе килә», «Мактанчык», — дип тә шелтәләп алган виртуаль дуслары.

«Нинди сорт?», «Кортлары кайда? Нәрсә белән эшкәртәсез?» — дип кызыксынучылар да бар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100