Кортлаган алманы ашарга ярыймы?
Әгәр алмада корт бар икән, димәк, бу яхшы алма, анда нитратлар, пестицидлар юк дигән сүз.
Җәй ахырында кибет киштәләрендә яңа өлгергән алмалар бик күп була. Аларны көненә күпме ашарга кирәклеге, бу җимешне кемнәргә ашарга ярамавы турында медицина фәннәре кандидаты, диетолог Римма Мойсенко сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.
Табиб сүзләренчә, ашказаны асты бизендә һәм эчәклектә төрле авырулары булган кешеләргә алма ашамаска киңәш ителә, аларга алманы бары тик пешереп кенә ашарга ярый.
Ашкайнату системасында проблемалары булмаган кешеләргә алма файдалы ризык булып санала, диде диетолог.
«Әгәр без сәламәт кеше турында әйтәбез икән, аларга алмаларның яшеле дә, кызылы да, сарысы да файдалы булачак. Ә инде өлкән яшьтәге кешегә килгәндә, фруктозасы кимрәк булган, артык баллы да, әче дә булмаган нейтраль тәмдәге алма сайларга кирәк. Гадәттә, бу саргылт-яшел алмалар була», — диде Римма Мойсенко.
Теләсә нинди төстәге кабыклы һәм сортлы алмаларда микроэлементлар һәм витаминнар күләме бер үк төрле, диде медицина фәннәре кандидаты.
Аның сүзләренчә, ашкайнату системасына көч килмәсен өчен алмаларны көннең беренче яртысында ашарга кирәк.
Табиб көненә ничә алма ашарга кирәклеген дә аңлатты.
«Кышкы, язгы чорда 100 грамм алма җитә. Хәзер, яңа өлгергән алмалар ашау мөмкинлеге булганда, 300 грамм ашарга була. Сәламәтлеккә файдасы булсын өчен бу җитәрлек күләм», — диде табиб.
Алманы артык күп ашарга кирәкми, ул ашыйсы килү теләген баса, шуңа күрә кешегә кирәкле булган аксымлы ризыклар һәм клетчатка җиләк-җимеш белән алышына, дип аңлатты диетолог.
Алма кабыгында бик күп файдалы матдәләр, антиоксидантлар һәм эшкәртелми торган клетчатка бар. Шуңа күрә ашар алдыннан алманың кабыгын әрчү мәҗбүри түгел, ә бары тик яхшылап юарга гына кирәк.
Шулай ук табиб корты булган алманы ташламаска киңәш итте.
«Әгәр алмада корт бар икән, димәк, бу яхшы алма, анда нитратлар, пестицидлар юк дигән сүз. Аны яхшылап юарга һәм корт ашаган җирен пычак белән кисеп ташларга кирәк», — диде табиб.