news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Корт (кызыл эремчек) пәрәмәче

news_top
Корт (кызыл эремчек) пәрәмәче
Гөлүзә Василова

Чәй табынына корттан яки кызыл эремчектән тәмле пәрәмәч пешереп була.

Камыр өчен 30 г чүпрәне 500 мл җылы суда (яки сөттә) җебетәбез, 50 г шикәр комы, 50 г атланмай яки үсемлек мае, 12 г тоз салып болгатабыз, 400–450 г он өстибез. Камыр басып, кабартырга куябыз. Бу камыр бөтен татлы эчлек белән ясала торган пирогларга да ярый.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Аннары вак җәймәләр ясарга, 2-3 аш кашыгы корт салырга, 2 бал кашыгы шикәр оны (шикәр комы), бер шакмак атланмай салырга һәм бөреп куярга.

Духовкада кызарганчы пешерергә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Фото: © Гөлүзә Василова

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар