news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Корсактагы майның куркынычы нидә һәм аны ничек бетерергә?

Аэробика белән даими рәвештә шөгыльләнергә кирәк.

news_top
Корсактагы майның куркынычы нидә һәм аны ничек бетерергә?
https://pixabay.com

Табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников корсактагы майны бетерү ысулын әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Корсакка май җыелу — метаболик синдром нәтиҗәсе, ул онкология, диабет, йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгара, ди белгеч.

«Сало бавырны, бөерләрне, эчәклекне, йөрәкне баса. Бу үлем куркынычын арттыра», — ди табиб.

Корсактагы майны бетерү өчен рационнан баллы әйберләрне, шул исәптән шикәр кушып ясалган ризыкларның барысын да алып ташларга кирәк. «Лимонад һәм сокларда шикәрнең күпме булуы турында әйтмим дә инде. Ул кетчуплар, сосискаларда да бар. Дөньяда шикәр куллану өч тапкыр артты», — ди Мясников.

Корсактагы майны бетерү өчен алкоголь һәм тәмәкедән баш тарту, шулай ук аэробика белән даими рәвештә шөгыльләнү кирәк. Юкса корсак прессын гына чыныктыру файдасыз, чөнки мускуллар барыбер май астында калачак, ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар