news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Корсактагы майны бетерер өчен нәрсә ашарга?

Кайсыбер ризыклар табигый май «яндыргыч» булып санала.

news_top
Корсактагы майны бетерер өчен нәрсә ашарга?
Рамил Гали

Җәйгә бераз ябыгып, билен нечкәртергә теләгән кешеләр ашкайнату эшчәнлеген яхшыртып, матдәләр алмашын тизләтергә тиеш. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Ананас, грейпфрут, кивида тәндәге артык майларны яндыра торган матдәләр бар. Бу җимешләр ашкайнату эшчәнлегенә ярдәм итә.

Лимонлы су — организмны ризык үзләштерергә әзерли, метаболизм — матдәләр алмашын яхшырта.

Йомырка агы да метаболизмны тизләтә икән. Йомырка агы май яндыра торган гормон эшләп чыгарырга ярдәм итә. Бу гормон ашагач 50 минут организмда була, диелә бу хәбәрдә.

Сөт ризыклары да матдәләр алмашын яхшырта. Майсыз сөт мускулларны үстерә.

Көненә 4 чынаяк яшел чәй эчсәң, ике айда 3 килога ябыгып була. Тиз түгел инде, тик шулай да диета тотасы түгел бит.

Ашауны ничек кенә көйләсәң дә, спортсыз ябыгып булмас. Көненә ун минут булса да зарядка ясагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар