Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Корсак үсә, беркем сизми...» Ятимә кыз бәдрәфтә бала таба, туганнары күрше бүлмәдә утыра

news_top_970_100

Мәскәү өлкәсендәге Орехово-Зуево шәһәрендә 15 яшьлек кыз бала тудырган һәм нарасыйны подъезд янындагы чүплеккә чыгарып аткан. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Московский комсомолец» яза.

15 яшьлек әни кеше баласын гаиләсеннән яшереп тапкан. Аның йөкле булуын баланың атасы – кызның яшьтәше булган үсмер генә белгән.

Кыз 9 сыйныфта укыганда 2023 елның маенда ук яшьтәше белән очрашып йөри башлый. Былтыр ул йөкле булуын белеп ала. Бу турыда беркемгә дә әйтми, мәктәпкә йөри, хәтта көрәш түгәрәгенә баруын да туктатмый. Корсак үсә, кыз аны киң киемнәр астына яшереп йөртә. Өйдә дә кызның йөкле булуын беркем сизми. Аның анасы күптән түгел генә үлгән, гаиләдә әтисе, әбисе һәм бабасы бар.

Берничә көн элек бу кыз нәни малайны дөньяга китерә. Яшь ана бәдрәфтә үзе генә бала тудыра, баланың кендеген кисә, әби-бабасы бу вакытта күрше бүлмәдә була. Яшь әни бары тик бер кешегә – баланың биологик атасына гына мөрәҗәгать итә. Үсмер егет полимер пакет китерә, алар, бергәләп, баланы подъезд янындагы контейнерга чыгара. Бала үзе шунда үләр, дип өмет итәләр. Ләкин нарасыйның тавышын узып баручылар ишетә һәм нәни малайны коткаралар.

Баланы тудырган кыз әле җинаять җаваплылыгына тарту яшенә җитмәү сәбәпле, аны профилактика хисабына куялар. Баланың атасына карата якын арада гаепләү белдереләчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100