Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корсак тарттыру операциясе ясаткан хатын үләсен алдан сизгән

news_top_970_100

Мәскәүнең «СМ-Клиника»сында пластик операция ясатканнан соң вафат булган пациент хатын моның начар төгәлләнәсен сизенгән. Бу хакта аның ире «Mash» Телеграм-каналына сөйләгән, дип яза LIFE сайты.

Фото: © Mash Телеграм-каналы

40 яшьлек Юлия Мәскәүнең Сенежская урамындагы клиникада корсагын тарттыру өчен операция ясатырга уйлый. Үлеменә бераз вакыт кала, ул гаиләсенә ниндидер фаҗига булачагын сизенүен әйтә. Хәтта Юлиягә операция ясауны кичектереп торырга туры килә, чөнки аның гемоглобины түбән була, һәм аңа тимер препараты белән капельница курсы билгелиләр.

Юлиянең ире сүзләренчә, соңгы көннәрдә хатыны нык борчылган һәм хастаханәгә барыр алдыннан аңа куркыныч үгет әйтеп калдыра.

«Әгәр үлсәм, бу эшне үз агымына гына җибәрмә», – дип әйтә Юлия.

40 яшьлек Юлия быелның 14 апрелендә Мәскәүдәге шәхси «СМ-Клиника»да корсакка абдоминопластика ясату операциясеннән соң вафат булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул тромб өзелү аркасында үлгән. Җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 апрель 2024
    Исемсез
    Сэламэт булсан, ник кирэк ул андый операциялэр. Яраткан ире булган аркылы.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100