Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корсак белән сулыш алу файдасы

news_top_970_100

Абдоминаль, яки диафрагмаль дип атала торган корсак белән яки тирән итеп сулау – бу үпкәләрне кислород белән максималь туендыру техникасы. Табиб аның файдалы булуын әйтә. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Болай сулыш алганда кеше диафрагманы файдалана, үпкәләрнең өске өлешен генә түгел. Аның үзенчәлеге шунда – сулыш алганда корсак тышка «тырпаеп» чыккан кебек була, дип сөйли табиб Виктория Лаптиева.

Абдоминаль сулыш алуның сәламәтлек өчен файдалы үзлекләре бар. Ул үпкә тукымасын тулырак кулланырга ярдәм итә, бу исә организмны кислород белән тәэмин итүне һәм углекислый газны чыгаруны максимальләштерә. Шулай ук парасимпатик нерв системасын активлаштыра, бу исә курку һәм стресс дәрәҗәсен киметә, шулай ук ял итәргә ярдәм итә.

Әлеге сулыш алу диафрагма хәрәкәтен арттырып, кан әйләнешен тизләтә, бу исә йөрәк эшчәнлеген стимуллаштыра.

Моннан тыш, тирән итеп сулыш алу органнарга һәм күкрәк, корсак һәм арка тукымаларына нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итә, бу – ашказаны-эчәклек тракты функциясен яхшыртырга, төрле авыру симптомнарын киметергә яки сару кайнау, эч күперү кебек төрле проблемаларны бетерергә дә ярдәм итәргә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100