news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Корсагында скальпель калдырган»: Ел ярым гомере калган Яна табибны җәзага тартуны көтә

news_top

Мәскәүдә яшәүче Яна Ш. инде икенче ел үзенә операция ясаган табибларны җәзага тарту өчен көрәшә. Алар операция вакытында аның корсак куышлыгында скальпель онытып калдырган. Бу хакта РЕН ТВ яза.

Яна бу турыда планлы тикшерү вакытында очраклы рәвештә генә белгән. Бәхеткә, пациент зыян күрмәгән, ә үткен предмет теләсә кайсы вакытта артерияне тишәргә мөмкин булган. Белүгә ул гариза язган, ләкин җинаять эше кузгатудан баш тартканнар, тикшерүчеләр табиб гамәлләрендә җинаять составын тапмаган. Табиблар берни дә булмагандай эшләвен дәвам итә.

«Тикшерү органнары берни дә эшләми, мин кабинеттан кабинетка йөрим, бер тикшерүчедән икенче тикшерүчегә җибәрәләр, вакыны махсус сузалар», – дип саный Яна Ш.

Әлегә кадәр медицина экспертизасы уздырылмаган. Тикшерүчеләр сүзләренчә, бу – 7 елга кадәр дәвам итәргә мөмкин.

«Комиссия суд-медицина экспертизасы уздырачак. Тикшерү тәмамлангач процессуаль карар кабул ителәчәк», – дип хәбәр иткән Россия Тикшерү комитетының Краснодар крае буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Анна Пушкина.

Пациент сүзләренчә, корсак куышлыгында калган предметны алганнар. Ләкин табиблар хатаны яшерергә тырыша, дәлилләрне юк итү өчен, инструментны алып калдылар, ди Яна.

Янага Питер клиникасына мөрәҗәгать итәргә туры килгән, ләкин андагы табибларның сүзләре аны шаккатырган. Онкологик операцияне дөрес ясамаганнар, һәм аның санаулы гына көннәре калган.

«Статистикага күз салсак, моның белән иң күбе 4 ел яшиләр. Мин инде 2 елдан артыграгын яшәдем, факт буенча, миңа ел ярым яшәргә калган», – ди ул.

Журналистлар операцияне ясаган хирургны тапкан, ләкин ул репортерлар белән аралашудан баш тарткан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар