Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кытайлар 20 ел буе эчкән кешене эчкечелектән арындырмакчы: нәрсә эшләгәннәр?

news_top_970_100

Кытайның Аньхой провинциясендә 40 яшьлек ир-атка эчкечелектән чип куйганнар. Ул 20 елдан артык көн саен кимендә 500 мл спиртлы эчемлек эчеп яшәгән. Ул эчүдән туктап торган арада борчыла, тәне калтырана торган булган. Бу хакта «Комсомольская правда» Телеграм-каналы яза.

Бу – чип кую белән бәйле беренче генә тәҗрибә түгел, әмма бу вариант психологик яктан гына түгел, ә үз-үзеңне тотыш ягыннан да бәйлелекне җиңәргә булыша икән.

Операция 10 таблеткадан торган имплант куюдан гыйбарәт. Һәр таблетка борчак зурлыгында, пациентның корсагының аскы өлешенә тире-май катламына 1 см озынлыктагы кисем ясап кертелә. Процедура 5 минут чамасы дәвам итә. Гидрохлорид налтрексон матдәсе әкренләп чыгып бетә һәм алкогольгә психологик тартылуны бетерә. Препарат 4 сәгать эчендә тәэсир итә башлый һәм организмга 6 ай дәвамында кереп бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100