Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Корсагыгыз түгәрәкләнгән» — Дилә Нигъмәтуллинаны бәби көтә дип язалар

Татар эстрадасы җырчысы Дилә Нигъмәтуллина абыйсы Булат Нигъмәтуллин белән фотога төшкән. Үзенчәлекле күлмәк кигәнгә тамашачы аны бала көтә дип уйлый. Җырчы үзе бу турыда төгәл җавап бирмәгән.

news_top_970_100
«Корсагыгыз түгәрәкләнгән» — Дилә Нигъмәтуллинаны бәби көтә дип язалар
"Татар-информ" архивы

«Хәерле кичләр Сезгә! Сәлам Булат әфәндедән һәм „Җиләк Кычыткановадан“. Бу күлмәкне күреп барысы да шаккатты», — дип язган Дилә Нигъмәтуллина.

«Матурлар. Корсагыгыз түгәрәкләнгән. Әллә күзгә күренәме?», «гаиләгез ишәячәк икән, чын күңелдән котлыйм», «минем дә күз шунда төште, бәби алып кайтасыз дип уйладым», «провокацион күлмәк булган бу», — дигәннәр Диләгә.

Дилә Нигъмәтуллина кайбер сорауларга смайллар белән, кайберләренә: «Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында», — дип җавап биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100