Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корпоративта тәртипсез гамәлләр өчен ничек гафу үтенергә?

Коллективта мөнәсәбәтләр барысы да яхшы булса, бәйрәм эшкә комачауламас.

news_top_970_100
Корпоративта тәртипсез гамәлләр өчен ничек гафу үтенергә?
https://pixabay.com/

Яңа ел корпоративы вакытында тәртипсезләнеп йөргән, шуның өчен намусы тыныч булмаган кешегә дөрес итеп гафу үтенергә кирәк. Психолог киңәшләре «Вести» сайтында чыкты.

Корпоративта артык исереп, хезмәттәше белән талаш чыгарган, башка кешеләрнең серен чишкән һәм башка шундый очраклар булырга мөмкин.

РУДН профессоры, социаль психология докторы Максим Киселев гафу үтенүнең өч ысулын тәкъдим итә. «Хезмәттәшләрегезгә хат язарга, шалтыратырга була. Берни булмагандай йөреп тә була. Барысы да коллективтагы мөнәсәбәтләргә бәйле», — ди ул.

Киселев киңәш иткәнчә, гафу үтенгәндә акылыгыз аек булмавын әйтү кирәк. Бу гафу үтенү өчен сәбәп була ала, сезнең тәртипне күргән кешеләрнең фикерен азрак йомшартырга мөмкин.

Әгәр тәртипсезлекләр фотога яки видеога төшерелгән булса, әле аны социаль челтәрләргә дә таратып өлгерсәләр, бу очракта үзеңә карата ирония булдырырга кирәк. Шаяртуга кайтарып калдырырга була. Барлык башка төр реакция тискәре фикер генә тудырачак. Сезне шантажлаулары, манипуляция корбаны булуыгыз да бар.

Профессор фикеренчә, корпоратив коллективтагы йомшак урыннарны күрсәтә. Күпчелек очракта ямьсез хәлләр бәйрәмне кайда, ничек оештыруга бәйле була. Әгәр коллективта барысы да яхшы булса, бәйрәм эшкә комачауламый. Әгәр киресенчә булса, «коллективтагы кытыршылыклар корпоративта ачыклана», — ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100