news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коронавирустан вакцинация ясагач, үз-үзеңне изоляцияләргә кирәкме?

Россия кулланучылар күзәтчелеге вакцинациядән соң битлек кияргә киңәш итә.

news_top
Коронавирустан вакцинация ясагач, үз-үзеңне изоляцияләргә кирәкме?
pixabay.com/ru

Коронавирустан вакцинация ясаганчы һәм аннан соң үз-үзеңне изоляцияләү зарур. Чөнки әлегә коронавирус авыруына иммунитет формалашкан булып саналмый. Әлегә төгәл мәгълүматлар юк, дип хәбәр итте Россия кулланучылар күзәтчелегенең матбугат хезмәте. Бу хакта РИА Новости яза.

«Үз-үзеңне изоляцияләү зарур, чөнки хәзерге вакытта COVID-19 авыруының вакцинация вакытында иммунитетны формалаштыруның нәтиҗәлелегенә йогынтысы турында җитәрлек мәгълүматлар юк», — диелә хәбәрдә.

Шул ук вакытта вакцинациядән соң битлек кияргә киңәш ителә, дип аныкладылар матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар