Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирустан вакцина ясаткан кешеләргә битлек киеп йөрергә кирәкме?

Прививка ясатканнан соң 3 атна дәвамында битлек киеп йөрергә, социаль дистанция сакларга кирәк.

news_top_970_100
Коронавирустан вакцина ясаткан кешеләргә битлек киеп йөрергә кирәкме?

«Спутник V» вакцинасының икенче компоненты белән прививка ясатканнан соң, өч атна дәвамында ковидка каршы саклык чараларын күрергә кирәк. Бу иммунитет формалашсын өчен мөһим. Бу хакта Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология үзәге директоры Александр Гинцбургка сылтама белән РИА Новости яза.

«Вакцинация узган кешеләргә вакцинаның беренче һәм икенче компонентын ясаганнан соң, шулай ук икенче прививкадан соң өч атна дәвамында битлек кияргә, кулларны еш юарга, социаль дистанция сакларга, җәмәгать урыннарында йөрүдән тыелып торырга һәм җәмәгать транспортында йөрми торырга киңәш итәм», — диде белгеч.

Гинцбург сүзләренчә, бу организмга инфекция чыганагыннан саклану өчен кирәк һәм бу 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен аеруча әһәмиятле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100