Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирустан вафат булган танылган кешеләр

 «Ухань чире» — Covid-19 яңа коронавирусы көтмәгәндә бөтен дөньяга ябырылды һәм дөньякүләм бәлагә әверелде. Кешелек иммунитеты бу билгесез авыру белән көрәшерлек көчкә ия түгел. Бу чир байларны да, ярлыларны да, карталарны да, кечкенәләрне дә аямады.

news_top_970_100
Коронавирустан вафат булган танылган кешеләр

SARS-CoV-2 яңа коронавирус инфекциясе бөтен дөнья буенча таралуын дәвам итә. Бүген дөньяда 3,6 миллион чамасы кеше авырый, 250 меңнән артык кеше вафат булды. Соңгы тәүлектә Россиянең 83 төбәгендә коронавирус йоктыруның 10 102 яңа очрагы ачыкланган. Аларның яртысында диярлек авыруның клиник билгеләре булмаган.

Казан режиссеры, продюсер Сергей Литовец

Казан режиссеры, талантлы продюсер, оператор һәм сценарист Сергей Литовец та коронавирус корбаны булды.

59 яшьлек Сергей Литовец коронавирус инфекциясе белән бәйле өзлегүләр аркасында 30 апрельдә вафат булды. Аның гомере өчен 12 апрельдә үк реанимациядә көрәшә башлыйлар.

Режиссер Наталия Гугуева үзенең Фейсбук аккаунтында язганча, Сергейны реанимациягә эләккәннең өченче көнендә үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратыннан аерырга теләгәннәр, ләкин аның хәле начарланган.

Хәзерге вакытта аның хатыны Татьяна һәм улы Саша да шундый ук диагноз белән хастаханәдә ята. Ә кызы Василиса үзизоляциядә.

Сергей Литовец Казанда туган, әмма Мәскәүдә яшәгән һәм эшләгән. Кино һәм телевидениедә 200дән артык эш башкарган, Роттердам фестиваленең конкурс программасы катнашучысы булган.

Атаклы рус композиторы Александр Вустин

Коронавирус тозагына атаклы рус композиторы Александр Вустин да эләкте. Ул 19 апрельдә, 77нче яшендә вафат булды.

Вустинны ике яклы пневмония һәм коронавирус инфекциясенә шик белән 13 апрельдә хастаханәгә салалар. Соңрак диагнозы раслана.

Талантлы ватандашыбызның әсәрләре бөтен дөнья буенча, шул исәптән Германия, Франция, Голландия, Бөекбритания, АКШ һәм башка бик күп илләрдә яңгырады.

Протоиерей Александр Агейкин

Посмотреть эту публикацию в Instagram

19 апреля 2020 года в Москве скончался композитор Александр Вустин. Александр Кузьмич Вустин родился в 1943 году в Москве, окончил Московскую консерваторию, несколько лет работал музыкальным редактором Всесоюзного радио, затем в издательстве "Композитор". Зрелый стиль композитора сформировался в 1970-е годы. На протяжении более чем пятидесятилетней профессиональной композиторской деятельности Александр Вустин создал значительное число сочинений, многие из них звучали не только в России, но также в Германии, Франции, Голландии, Англии, США и других странах.

Публикация от Союз композиторов России (@unioncomposers.ru)

Елохово (Россия башкаласында әһәмияте буенча икенче урында) соборы настоятеле протоиерей Александр Агейкин  21 апрельдә вафат булды. Үлем сәбәбе — коронавирус инфекциясеннән өзлегүләр. Руханига нибары 48 яшь иде.

2000-2013 елларда ул Храм Христа Спасителя кафедраль соборында клирик булып торды. 2013 елда Елоховодагы Богоявленский соборы настоятеле итеп билгеләнде, ә 2017 елда Мәскәү Патриархия административ секретариаты җитәкчесе урынбасары булды.

«Барыгыздан да кичерү һәм дога сорыйм! Фейсбуктан җиде атнага югалып торам! Кайтырмын дип өметләнәм. Барыгызга да тынычлык һәм мәхәббәт телим!» — дип язган протоиерей Агайкин.

Бу Александр Агайкин атакайның соңгы язмасы. Ул вакытта, 1 мартта, шактый яшь, нык гәүдәле пастырь санаулы көннәрдә сулып бетәр дип башка да китереп булмый иде. 

«Морозова», «Лекарь» сериалларын төшергән танылган режиссер Иван Щеголев

Билгеле режиссер Иван Щеголев та SARS-CoV-2 яңа коронавирустан 20 апрельдә вафат булды. Бик күп популяр сериаллар төшергән Россия кинематографисты 59 яшендә үлде.

Щеголев үз диагнозы турында 10 апрельдә белә. Диагноз раслангач, табиблар аны ашыгыч рәвештә Филатов исемендәге 17нче шәһәр клиник хастаханәсенә яткыра.

Соңгы берничә көндә инфекция көчәя. Щеголевның хәле начарлана, табиблар аны бик авыр хәлдә дип бәяли. Режиссерны ашыгыч рәвештә ИВЛ аппаратына тоташтыралар, әмма хәле һаман начарлана һәм Иван Щеголев аңына килмичә вафат була. 

«20.04.20 Иван Щеголев китте… Искиткеч энергия, гаять зур түземлелек һәм тиңдәшсез ирләр харизмасы… Гаҗәеп елмаю һәм шаккатыргыч көлү! Кемдер аны актер буларак белә иде, ә миңа аның белән режиссер буларак эшләргә насыйп булды… Бу энергия фонтаны, көчле эмоцияле кеше, ул сәхнә өчен гаҗәеп күләмдә тәкъдимнәр таба иде. Ул барысын да күрә һәм актерларны аңлый иде. Кадрны һәрвакытта да сиңа каратып ясый иде. Аның хәтта кечкенә генә эпизодында да үземне йолдыз итеп, ә иң мөһиме — кирәкле кеше дип хис итә идем. Мин аның белән теләсә кая барырга риза идем…» — дип язган инстаграм аккаунтында театр һәм кино актеры Александр Пугачев.

Щеголев күпләр яратып өлгергән «Морозова», «Почти семейный детектив», «Лекарь», «Карпов» һәм башка сериалларда эшләве белән танылган иде.

Гитарист Константин Щукин

Җырчы Александр Буйновның «Чао» төркемендә уйнаган талантлы гитарист Константин Щукин, коронавирус йоктырып, 14 апрельдә вафат булды. Аңа 52 яшь иде.

«Яшәү һәм үлем янәшә йөри. Иртәдән үк көзге яңгыр булды. Бүген минем „Чао“ төркеменең яшь, талантлы, матур музыканты вафат булды! <…> Соңгы тапкыр болай ачынып кайчан елаганымны искә төшерә алмыйм… Барыбыз да догада булдык, могҗизага өметләндек. Авыр туфрагың җиңел булсын, син һәрвакыт безнең хәтердә булачаксың», — дип язган Александр Буйнов.

Щукин биш көн ИВЛда була, әмма бу гына музыкантны коткарып кала алмый. Аның хатыны һәм ике баласы калды. 

Совет һәм Россия галиме Евгений Микрин

5 майда РКК «Энергия» генераль директорының беренче урынбасары 65 яшендә вафат булды. Галимгә коронавирус диагнозы куялар.

Россия Фәннәр академиясе академигы, Техник фәннәр докторы космик кораблар белән идарә итү системасын эшләүгә зур өлеш кертте, күп проектларны, шул исәптән «Буран»нар белән идарә итү өчен программа тәэминатын тормышка ашыруда катнашты.

Әле 9 апрельдә генә Микрин Халыкара космик станциягә чираттагы экспедицияне җибәрүдә катнашты, әмма экипаж белән контактта булмады.  

Күптән түгел галим авыр хәлдә Коммунаркага эләкте, ә 5 май иртәсендә вафат булды.

Америка актеры Аллен Гарфилд

Аллен Гарфилд - легендар «Девятые врата» һәм «Мажстик» фильмнары йолдызы. 81 яшьлек актер 8 апрельдә Лос-Анджелеста вафат булды. Актер коронавирус белән бәйле өзлегүләр аркасында үлде.

Иҗат карьерасында Гарфилд йөздән артык фильмда һәм телевизион шоуда төште. Ул Квентин Тарантино, Роман Полански һәм Фрэнсис Форд Копполо белән эшләде.

Дональд Трампның якын дусты Стэнли Чера

АКШ президенты Дональд Трампның якын дусты, Crown Acquisitions компаниясе хуҗасы Стэнли Чера коронавирустан 11 апрельдә вафат булды.

78 яшьлек эшмәкәр март ахырында яшәү өчен көрәшә башлый. Табиблар аны ясалма комага кертә, әмма организм авыруны җиңә алмый.

Чера Трампның сайлау фондына якынча 400 мең доллар сала. АКШ президенты бизнесменның баштан ук үзе белән бергә булуын сөйли иде.

Британия актеры Эндрю Джек

Эндрю Джек (чын исеме Эндрю Хатчинсон) коронавируска бәйле өзлегүләрдән 31 мартта, 77 яшендә вафат булды. Ул легендар «Звездные войны: Пробуждение силы», «Звездные войны: Последние джедаи» һәм «Хан Соло: Звездные войны. Истории» картиналарындагы рольләре аша билгеле. Шулай ук «Властелин Колец» фильмында да эшләде.

Актер вафат булганда, аның хатыны Австралиядә карантинда була һәм ирен соңгы юлга озата алмый кала.

Бүген АКШ коронавирус белән авыру очраклары буенча антирейтингта 1 урында тора. Илдә барлыгы 1 188 870 коронавирус очрагы теркәлгән.

Россия бизнесмены һәм «Формула-2» узышчысының әтисе Михаил Шварцман

Эшмәкәр, «Цветоптторг» чәчәк кибете челтәрләре хуҗаларының берсе Михаил Шварцман 51 яшендә, 18 апрельдә вафат булды.

Аның улы Роберт, миллиардер Борис Ротенбергның спонсорлык ярдәме белән быел «Формула-2» узышчысы булды һәм Михаэл Шумахерның улы белән бер командага эләкте.

«Синең исән булмавыңа ышана алмыйм. Тормышымда һәм карьерамда син миңа шулкадәр күп ярдәм иттең, мин сиңа боларны түләп өлгерә алмадым. Син дөньядагы иң яхшы әти булдың һәм шулай булып калачаксың да», — дип язган 20 яшьлек Роберт Шварцман.

Узышчы дөньядагы хәлләргә җитдирәк карарга өндәгән иде.

«Кешеләр, үтенеп сорыйм, өйләрегездән чыкмагыз, кулларыгызны юыгыз һәм бер-берегез арасында дистанция саклагыз! Бу вирус - шаяру түгел! Әтием бу вирусны йоктырганчы, мин дә артык җитди кабул итмәгән идем. Әмма булган хәлләрдән соң инде ике атна юньләп яши алмыйм. Үз сәламәтлегегезне генә түгел, ә якыннарыгызны да куркыныч астына куясыз, зинһар, уйланыгыз!» — дип язган иде Шварцман үз инстраграмында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100