Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирустан терелгән 93 яшьлек әбине табиблар алкышлап озаткан — видео

Казахстанда коронавируслы хатын сау-сәламәт бала тудырган.

news_top_970_100
Коронавирустан терелгән 93 яшьлек әбине табиблар алкышлап озаткан — видео
Владимир Васильев

Казахстанда 93 яшьлек әби коронавирус белән авырып, терелгән. Аны хастаханәдән озату мизгелен видеога төшереп алганнар. Бу турыда Казахстан Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Видео кадрларында табибларның алкышлаганы күренә. Әбине махсус костюм кигән хезмәткәр озата бара, коридорның ике ягыннан да махсус киемле табиблар тезелешеп баскан. Алар алкышлыйлар. Әби таякка таянган, үз аяклары белән атлап бара.

Ведомство мәгълүматы буенча, әби Казахстан башкаласындагы картлар йортының берсендә яши. Ул 7 апрельдән бирле хастаханәдә яткан. Хәзер терелеп чыгып китеп бара.

Казахстанның Төркестан өлкәсендә яшәүче 74 яшьлек әби дә коронавирус белән авырып терелгән. Бу турыда «Казинформ» хәбәр итте.

«Сайрам районының Карабүләк авылында яшәүче хатын 1-17 апрельдә стационарда дәваланды. Хәзер ул тулысынча терелде», диелә хәбәрдә.

Алмата шәһәрендә COVID-19 белән авырый торган хатын сәламәт бала тапкан. 13 апрельдә йөклелегенең 39нчы атнасында аны хастаханәгә китерәләр. Коронавирус анализлары уңай нәтиҗә бирә. Хатынга кесарев кисеме ясыйлар. 3,5 кг авырлыктагы сау-сәламәт бала туа. Аңа тугач ук коронавируска анализ ясыйлар, тест тискәре нәтиҗә күрсәтә.

«Хатын COVID-19 авыруыннан дәвалангач, әнисе белән улын бергә хастаханәдән чыгарабыз», — дигән табиблар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100